Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җитәкчеләр хәрби булсачы
2014 елның 7 ноябре, җомга
Җитәкчеләр хәрби булсачы
Арча ЗУЭСы коллективы ГТО нормаларын тапшырды. Җитәкчеләре Рөстәм Гомәров башлап йөрде. Иң башта, коллективны тезеп, күнегүләр эшләтте...
Мондый хәлне күргән юк иде әле. Бар да, җитәкчегә кушылып, физик хәрәкәтләр ясады. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов нормаларны тапшыру тәртибен аңлатты.
Рөстәм Кәлимуллович үзе дә гер күтәрде, турникта күтәрелде.
— Балачактан хезмәт, спорт белән үскән балалар без, — дип сөйләде ул. — Безне әти йоклатып яткырмады. 32 елдан артык армиядә хезмәт иттем. Армия-дә спорт күпкә катлаулы. ГТО нормаларын җиңел, дип саныйм. Һәр кеше үзенең сәла-мәтлеген кайгыртырга, физик күнегүләрдән аерылмаска тиеш. Бездә, мәсәлән, эш урынында хезмәткәрләрнең физик күнегүләр ясавы гадәткә керде. Профсоюз оешмасы бушлай бассейнга йөрүне оештырды. Волейболчыларыбыз бар.
Ир–егетләрнең гер күтәрүе үзе бер тамаша. Кемнең күпме күтәрүе кызыклы иде. Транспорт цехы җитәкчесе, 28 яшьлек Фоат Фәрхуллин герне 60 тапкыр күтәрде.
— Кул юешләнде, әле тагы күтәрәсе идем, — диде ул. — Укучылар сараенда атнага өч тапкыр волейбол уйныйбыз. Казандагы “Таттелеком” җәмгыятенең җыелма команда составында республика күләмендә призлы урыннар алабыз.
Шофер булып эшләүче, 57 яшьлек Рәдис Яруллин 16 кг.лы герне 64 тапкыр күтәрде! Интекмәде, җиңел башкарды.
— 28 ел тәмәке тарттым. Хәзер тартмыйм, — диде ул. — Гомерем хезмәт белән үтте. Терлек асрадык. Сәламәтлегем турында гаиләм кайгырта. Быел менә терлек тә алмадык. Интекмә, диделәр...
6нчы разрядлы электр монтеры булып эшләүче 22 яшьлек Рәмис Галиевка җитүчеләр булмады. Герне 78 тапкыр күтәрде!
— Армиядә Краснодар өлкәсендә хезмәт иттем, — дип сөйләде ул. — Яңа Кишет мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләндек. Армиядә төрле яклап үсеш алдык.
Ир–егетләрнең турникта тартылуын да кызыксынып күзәттек. Зур көч сорый торган спорт төре бу. Үзеңнең көчеңне чамалау өчен менә дигән сынау. Иң күбе кабельче, 26 яшьлек Эдуард Шәймуллин 16 тапкыр күтәрелде.
Хатын–кызлардан тәбәнәк турникта тартылу буенча 51 яшьлек, әйдәп баручы белгеч Рәмзия Фәттаховага тиңнәр булмады. Ул 25 тапкыр күтәрелде.
— Спорт белән янәшә атларга тырышабыз, — дип сөйләде ул. — Арча станциясендә Кояшлы урамында яшибез. Әле кайчан гына Айванга таба иптәшем белән йөгереп кайта идек. Хәзер туктадык. Физик күнегүләрдән аерылырга ярамаганлыгын яхшы беләм. Башлыйсы булыр... Ә эш урынында физик күнегү-ләрне үзем ясатам. Утырып эшләгәч, тәннәр язылып, рәхәт булып китә.
ГТО нормалары тапшыру тәртибен аңлатып, нәтиҗәләрне теркәп барган район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Зарипов:
— Коллектив нормаларны әйбәт тапшырды, — дигән бәяне бирде. — ГТОны тапшыру ул һәркемнең үзе өчен. Үзеңнең физик халәтеңә бәя бирү бу. Ә аны ел саен тапшырырга кирәк булачак. Кеше алдында сынатасың килмәсә, әкренләп физик яктан үзеңне чыныктырасың инде.
Ахырдан коллектив яңадан тезелеп басты һәм бертавыштан:
— Без эстафетаны Арча студентларына тапшырабыз! — дип өндәде.
Рөстәм Кәлимулловичның ничек итеп коллективны оештырып йөрүенә сокланып, арадан берәү:
— Барлык җитәкчеләр дә хәрби булса икән ул, — дип әйтеп куйды.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз