Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Улым, хәлең ничек?
2014 елның 7 ноябре, җомга
Улым, хәлең ничек?
1 яшь тә 1 айлык Самат тыз–быз йөрүеннән туктамады. Ул да, әнисе Гөлшатка ияреп, солдат әтисе Ринат Әхмәдуллин белән (Яңа Кенәрдән) очрашуга килгән. Узган ел ноябрьдә оештырылган телекүпердә Саматка нибары ике ай иде.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов Саратов өлкәсендә хезмәт итүче солдатлар һәм әти–әниләр арасында телекүпер оештырды. Очрашуда Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ринат Һидиятов, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев катнашты.
Элемтә тоташтырылды. Солдатлар янәшәсендә — Саратов өлкәсе Шиханы бистәсендәге 71432нче часть командиры Владимир Попов.
Подполковник Алмаз Борһанов районда ничек итеп егетләрне армия хезмәтенә әзерләүләре турында сөйләде.
Часть командиры: “Сезнең егетләр, чыннан да, армиягә әзерлекле килә”, — дип, подполковник сүзен куәтләде.
Бар да дулкынлана. Югыйсә, 1 генә ел хезмәт итәләр, кесә телефоннары аша сөйләшеп, күрешеп торалар. Ә барыбер дә... күзләрдән менә–менә яшь тамчылары тәгәрәп төшәр сыман.
— Улым, хәлең ничек? Бөтен авыл сиңа сәлам әйтте.
— Дәү әниең, тәртипле булсын, йөзгә кызыллык китермәсен, дип әйтеп җибәрде.
— Улым, үзгәргәнсең, тазарып киткәнсең димме...
Арчадан Фирдәүсә ханым улына:
— Посылканы алдыңмы? — дип сорагач, солдатлар дәррәү көлеп җи-бәрде. Күчтәнәч дигәнең күңелне җылытып, кәефне күтәреп җибәрә шул. Әллә ниләр сөйләшеп булмаса да, экран аша бер–береңне күрү, газиз тавышны ишетү солдат белән анага, якыннарга бик тә кадерле.
Наласадан Рөстәм Субиров белән сөйләшәбез.
— 5 бала безнең, — дип сөйләде ул. — Иң төпчеге Илшат, Казан университетында юристлыкка укый иде, үзе теләп армиягә китте. Армия кешене акылга өйрәтә. Улыбызның нинди җирдә хезмәт итүен үзебез күреп кайттык. Без хезмәт иткән еллар белән чагыштырсаң, аерма җир белән күк арасы. Шартлар бик әйбәт. Ризыкны махсус пешекчеләр әзерли: беренчесен, икенчесен, өченчесен.
Гүзәл белән Рәдиф Галиевлар уллары Рәдис белән очрашырга Кышкардан килгәннәр.
— Өч ул тәрбияләп үстердек, — дип сөйли алар. — Олысы Рәмис армиядә хезмәт итеп кайтты инде. Менә хәзер уртанчысы хезмәт итә. Кечкенәсе 9 сыйныфта укый. Егетләр үзләре, армиягә барабыз, диделәр. Өйдә бабайның (Фәрит) булуы да әйбәт. Алар күбрәк бабаларын тыңлыйлар әле. Олы улыбыз Рәмис тә, армиядән кайтканнар икенче була, ди. Командирлары әйбәт, намуслы кешеләр. Авылда эшләп үскәч, армия кыен бирелми.
Иске Чүриледән Фирзәр Зыятдинов, “Нью–Холланд” тракторында эшләп, армиягә китә. Аның да әти–әнисе Ризәлә белән Фәрит очрашуга килгән.
— Армия — чыныгу мәктәбе ул, — ди өч бала әтисе Фәрит.
— Аталы–уллы алдынгы булып эшләделәр, — дип сөйли Ризәлә. — Ноябрьдә бәйрәмнәр күп буласы әле. Миңа 50 яшь тула. Бергә яши башлавыбызга 30 ел була. Фирзәрнең армиядән кайтуын көтәбез.
Район китапханәләр сис-темасы җитәкчесе Лилия Фазылова шулай ук өч егет әнисе. Кечесе — Хәмзә армиядә. Әтиләре Ринат эштә булу сәбәпле, очрашуга уртанчы уллары Дамир белән килгән.
— Улым, без сине яратабыз, синең белән горурланабыз, — дип бик җылы сүзләр әйтте Лилия ханым.
Тормыш әнә шундый күңелле очрашулар, бәйрәмнәр белән матур.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз