Арча көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Арча көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады
Казанда “Батыр” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1998-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды. Анда 185 кеше катнашты. Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар Алсу Вәлиуллина һәм Фәнис Вәлиуллин кул астында тәрбияләнүче көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Үз үлчәү категорияләрендә Сеҗе мәктәбеннән Гөлшат Котдусова — икенче, Лесхоздан Зәлия Саттарова, Сеҗедән Рәзифә Тимершәехова, Арчаның 2нче мәктәбеннән Динар Гайнетдинов өченче урыннарны яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International