“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
2014 ел — Мәдәният елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән җөмһүриятебезнең Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты гамәлгә куелды. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә 1нче сыйныф укытучылары һәм китапханәчеләр җыелды. Аларга район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова, үзәк китапханәнең балалар бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхимбаева проектның максатын, әһәмиятен һәм ничек тормышка ашырылырга тиешлеген аңлатты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International