Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чишмәләребез саекмый
2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Чишмәләребез саекмый
Әдәбият, сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия районыбызның яшь талантларына быел җиденче тапкыр тапшырылды. Публицистика номинациясендә кызыксындыру премиясенә Түбән Аты мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ландыш Зиннәтуллина һәм Арчадан Зөһрә Зарипова, шигърият номинациясендә Арча педагогика көллияте студенты Гөлүсә Мөхәммәтҗанова һәм проза номинациясендә Яңа Кырлайдан Нияз Мансуров лаек булды.
Искиткеч шәхесләр була: үзләре инде арабызда юк, әмма рухлары, әйткән сүзләре, фикерләре һаман янәшәдә сыман, яңа эшләргә көч–дәрт биреп торалар. Туган җиребез биргән халык язучылары әнә шундыйлардан. Якташ әдипләребезнең берсе — Гариф Ахунов үзвакытында күп кенә яшь талантларга хәер–фатыйха биреп, иҗатларында юл күрсәтеп дөньяга чыгарырга ярдәм иткән кеше. Районыбызда күркәм традициягә әйләнгән әлеге бәйге дә якташ язучыбызның күркәм эш-ләрен дәвам итеп, район җирлегендә яшәүче яшь каләм ияләрен, сәнгатькә гашыйк яшьләрне барлау һәм иҗатларында азмы–күпме ярдәм итү максатыннан оештырыла. Төрле елларда Гариф Ахунов исемендәге премиягә ия булган лауреатларыбыз республикада танылган язучы, журналистлар булып җитлекте. Аларның уңышларын күрү, ишетү күңелдә горурлык хисләре уята.
Быелгы лауреатларыбызның да инде күрсәтерлек эшләре бар. Әйтик, республика матбугаты бәйгеләрендә җиңү яулаган Ландыш Зиннәтуллина быел “Алтын каләм” фестивалендә катнашу бәхетенә дә ирешә.
Зөһрә Зарипова 5нче гимназиянең 11 сыйныфында укый. Дәрестән тыш Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясендә шөгыльләнә. Телестудия җитәкчесенең режиссура буенча урынбасары, тележурналист, фотохәбәрче буларак республика күләмендәге бәйгеләрдә катнаша.
Булачак башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлүсә Мөхәммәтҗанова көллияттә үзен оештыру сәләтенә ия, олимпиада–бәйгеләр җиңүчесе буларак таныта. Арча педагогика көллиятендә узган “Нәүрүзбикә — 2013” бәйгесендә “Иң сөйкемле Нәүрүзбикә” исеменә, “Ел студенты — 2013” бәйгесендә беренче урынга лаек була. “Татар кызы — 2013” республика бәйгесендә дә Гөлүсә җиңүче. Күңелендәге хис–кичерешләрне Гөлүсә шигырь битләренә сала.
Ә Нияз Мансуровның Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашуы турындагы язма узган ел газетабыз битләрендә урын алган иде. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук әкиятләр иҗат итә башлаган егет хәзер фантастика язу белән мәшгуль. Бүгенге көндә ул проектлаучы инженер, экспертиза белгече.
Җиңүчеләрне котлап, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, якташыбыз, М.Горький, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев матур теләкләрен ирештерде, лауреат Дипломнары һәм акчалата премия тапшырды.
Тантаналы кичәдә Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе ветераннары, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары, Арча Укучылар сарае каршында эшләүче “Тукай якташлары” иҗат берләшмәсенә йөрүче укучылар һәм китапханәчеләр дә катнашып, җиңүчеләрнең шатлыгын уртаклашты.
Расих Галимҗанов, Миләүшә Кәлимуллина, Алсу Шиһапованың дәртле җырлары кичәне матур төсмерләр белән баетты. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бүген искиткеч бәйрәм оештырган.
Татар әдәбиятының йөзек кашы булган язучыларны биргән Арча җиренә киләчәктә дә өметләр зурдан.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз