20 ноябрь Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә

2014 елның 14 ноябре, җомга
20 ноябрь Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, Арча балалар сәнгать мәктәбендә балаларга, үз гаиләләренә тәрбиягә әти-әнисез калган бала алырга теләүче аларның законлы вәкилләренә, уллыкка, кызлыкка бала алучыларга хокук буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак. Бу чараларда территориаль һәм федераль власть, җирле үзидарә, прокуратура органнары, гомуми белем бирү һәм башка оешмалар вәкилләре, кеше хокуклары буенча вәкил, нотариус катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International