Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Туганлык көче
2014 елның 14 ноябре, җомга
Туганлык көче
Әлфинур апа безнең авылның иң матур әбисе. Аны күргән саен, хәзер шундый булганны, яшь чагында нинди булды икән ул, дип уйлыйм. Оныклары да һәммәсе үзенә охшаган, чибәрләр. Әлфинур апаның бүген 5 оныгы, 1 оныкчыгы бар инде.
Матурлыгына соклануым юкка түгел, тормышның нинди генә ачысын–төчесен күрмәгән ул яшь чагында. Әмма аягында нык басып калырга көч тапкан.
Мәгъсүме фаҗигале төстә вафат булганда 36 яшь була Әлфинур апага. Үзе эшләгән комбайны “кәҗәли” башлагач, эшләп торган көйгә, сүндермичә, гаебе нәрсәдә икән, дип, астына карарга керә Мәгъсүм абый. Кинәт, комбайн кузгалып китә. Аллаһы Тәгалә Мәгъсүм абыйны кыска гомерле итеп яралткан булгандыр, күрәсең... Әтиләрен югалтканда Азаты 11 яшьлек булса, Фоаты әле мәктәпкә дә кермәгән була. Мәгъсүм абыйны җирлисе иртәне, намазда сәҗдәгә киткән җиреннән кайнанасы — Мәгъсүм абыйның әнисе Минзифа апаның да йөрәге тибүдән туктый. Улының фаҗигасен күтәрә алмый ана... Йорттан берьюлы ике мәет чыга. Ничек түзгән моңа йөрәк?
Кайгыларны, тормыш йөген күтәрешергә әти–әнисе исән була Әлфинур апаның, алар, авылда үз йортларын ябып, кызына күчеп яши башлыйлар. Әтисе Зыятдин абыйны мин дә хәтерлим әле. Без балачакта гел ак күлмәк–ыштаннан, ак эшләпәдән, бераз аксаклап, таякка таянып йөрүче күркәм кешене “Зыя бабай” дия идек. Авылыбызда күп балаларга мулла Зыя бабай исем кушкан.
Күп итеп терлек асрап, колхоз эшеннән калмыйча тырышып–тырмашып балаларын аякка бастыра Әлфинур апа. Чит ил дигән җирләрдә солдат хезмәтен узган улларын икешәр ел сабыр гына көтеп ала. Бәләкәй чагымда, хат ташучы әнием солдат хаты килгән көнне “Бар, кызым, Әлфинур апаң эшкә киткәнче илтеп кайт”, — дип хат тоттырып йөгертә торган иде. Әлфинур апаның сөенчегә биргән кәнфит, җимеш, какларның тәме авызда әле дә саклана сыман.
Гомере буе булганына шөкер кылып, зарланмыйча яши белә ул. Аягына көч–хәл белән басып йөрсә дә, дөньяга елмаеп карарга көч таба. Аяк авырту сугыш чоры балаларының уртак чире. Башка балалар белән Әлфинур апага да күп эләгә шул кар астыннан чыккан черек бәрәңгене җыйганда яланаяк бозлы балчыкны изүләр, ашказанын төрле үләннәр тутырып, тукландым дип алдаулар, нәни җилкәләргә сыйган кадәр йөк күтәрә алу, печән ташу, кечкенә арба белән урманга ботакка йөрүләр һ.б. Сугыш чоры аларның балачагын урлап кына калмый, сугыштан соң-гы еллар да халыкны тамак туйганчы ашарга ризык булмау, өс–башның начарлыгы белән җәзалый, таякка эшләүләр белән үзәккә үтә.
Ул еллар турында сөйләгәндә күз алдымнан кино кадрлары үтә сыман. Әнә, 8–9 яшьлек ике кыз ташуга әзерләнгән Казанка елгасына бөялгән бозлар өстеннән елганың аръягындагы басуга черек бәрәңге җыярга чыгып китте. Бер чиләкне тутыргач, әйләнеп төшсәләр, бөялгән бозлар китеп барган. Чиләкләрен җилкәгә куеп күкрәк тиңентен суны ерып чыктылар. Шул кызның берсе Әлфинур иде...
— Ярый ул елларда бәрәңге булды, — ди ул. — Басуга әле ашлык чәчелгәнче кояшта кипкәннәре очраса, аны уып, урманнан имән чикләвеге җыеп, әниләр он итеп тарт-тырып күмәч пешерәләр иде. Безнең авыл балаларын урман байлыклары саклап калды. Акбашларны кочакка сыйган кадәр җыеп алып төшеп ашый идек. Урман байлыгы малларга да җитте — кул арбасы белән 6–9 чакрым урманның эченә кереп көнгә икешәр тапкыр печән алып төшә, кар каплап юл беткәнче урманнан ягарга ботак ташый торган идек.
Аннан толлык ачысы. Авыл җирендә ялгыз канат тормыш йөген тартып баруларның нужасын үз башыннан кичкәннәр генә аңлый. Элек җәен печән әзерләүләр үзе бер тарих. Өлкән улы җилкәсенә авырлыкның иртә төшүе ананы әле дә борчый. Сәламәтлеге какшый, дип борчыла инде ана күңеле.
Ул еллардан соң күп сулар акты. Әлфинур апаның да күптәнге хыялы тормышка ашты: үзенең туган нигезендә йорт җиткереп чыктылар. Улы Азат гаиләсе белән шунда гомер кичерә. Әнисе Мәликә апаны тәрбияләп соңгы юлга озатканга, аның хәер–фатыйхасын алып калганга картлыгы бәхетле Әлфинур апаның. Оныклар әбиләрен бик ярата, җәй көне авыл егете белән тормыш корган Алисәсе, әбисе янына көн саен кереп, хәлен белеп чыгарга җай табарга тырыша. Сабый вакытларыннан назлап үстергәнгәме, үзе дә нишләргә белми шулар өчен. Әнә, бүген дә: “Айнурым кайта”, — дип камыр куйган. Оныклар гына түгел, туган–тумачасы да “апа” дип өзелеп тора. Озын яллар, бәйрәмнәрдә Фәхриевләр йорты гөр килә: кайсы Мәгъсүм абыйныкы, кайсы Әлфинур апаныкы, кайсы йорттагы килене Дания апа туганнары икәнлеген дә белмәссең, үзара һәммәсе күптән туганлашып бетте инде. Кече Төрнәледәге бу йортка аларның барысын бер сихри көч — туганлык җылысы тарта.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз