Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әйдә, балам, сәяхәткә!
2014 елның 14 ноябре, җомга
Әйдә, балам, сәяхәткә!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дигән проект гамәлгә куелды. Проект җөмһүриятебезнең Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 2014 ел – Мәдәният елы уңаеннан эшләнде. Безнең районда көндәлек 12 ноябрьдә 563 беренче сыйныф укучысына тапшырылды. Ул район үзәк китапханәсендә, авыл китапханәләрендә һәм Арча станциясендәге мәдәни–спорт комплексында тантаналы шартларда үтте.
Октябрьнең соңгы көн-нәрендә район үзәк китапханәсендә, 1нче сыйныф укытучыларын, китапханәчеләрне җыеп, проектны ничек тормышка ашыру турында сөйләшенгән иде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова:
— Проектның асылы — якты күңелле бала тәрбияләү, — дип сөйләде. — Матурлыкны, зәвыкны тоя белгән укымышлы бала — тәрбиянең иң дөрес юнәлеше. Мәдәни тәрбия дәвамлы булса иде. Кызыксындыру шартлары да бар: бәйгедә җиңүче балалар, укытучылар, әти–әниләр, китапханәчеләр бүләкләнәчәк.
Көндәлекне тапшыру тантанасы район үзәк китапханәсендә иртәнге сәгать 9да башланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин катнашты.
Тантананы район балалар китаханәсе мөдире Алсу Рәхимбаева башлап җибәрде.
- Кадерле балалар, бу көндәлек сезне китапханә, музей, театр, кино, мәдәният үзәкләренә, матур итеп төзелгән тарихи биналарга, күңелле чараларга алып барыр, кая гына сәяхәт кылсагыз да, сез көндәлекне үзегездән калдырмагыз, — дип сөйләде ул. — Күргәннәрегезне укытучыгыз, әти-әниегез белән бергәләп, китапханәче апаларыгыз ярдәме белән көндәлеккә язып, аны пөхтә итеп тутырып барырсыз. Шулай итеп, сез кечкенәдән тәртипле, бай рухлы булып үсәрсез.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең яшь гвардиячеләре Камилла Прахова белән Инсаф Гаптелбәров слайд-лар ярдәмендә балаларны кызыклы сәяхәт белән мавыктырды. Күрче, китапханәдә кызыклы китаплар укып, төрле чараларда катнашып, хәтта кино да карап була икән. Арчада “Әлифба” музее, Яңа Кырлайдагы “Шүрәле”, “Убырлы карчык”лы Г.Тукай музее да кызыклы булырга тиеш. Казандагы курчак тетры да үзенә тартып тора. И-и, алда әле аларны күп кызыклар көтә икән... Балаларның тизрәк төсле, матур көндәлекне кулларына аласы килде. Ул бәхетле минутлар озак көттермәде. Республиканың Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин көндәлекне балаларга тапшырды.
— Бу чарага бик җитди карагансыз, — дип ул китапханә хезмәткәрләренә һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсенә мактау сүзләре әйтте. — Мәдәният елында иң яхшы проектларның берсе бүген старт алды. Бу көндәлек балага китаплар дөньясы, тарихи–мәдәни урыннар һәм мәдәни чаралар белән танышырга ярдәм итәр. Бала янәшәсендә әти–әни, укытучы, китапханәче булуы да әһәмиятле.
3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Флера Һадиуллина белән сөйләшәбез.
— Көндәлек белән эшләргә өйрәнсәң, бу бик кызыклы, — диде ул.
— Мәдәни көндәлек 1нче сыйныф өчен иртәрәк түгелме?
Мәгариф идарәсе методисты Гөлфирә Феоктистова:
— Юк, чөнки балалар инде бакчадан ук төрле яктан мәгълүматлы булып мәктәпкә киләләр, — дип җавап бирде. — Кече яшьтән аларның фикерләвен, математик сәләтен һәм сөйләмен үстерү өчен нинди генә китаплар юк хәзер. Шулар ярдәме белән мәктәпкә әзерлекле булып килгән 1нче сыйныф укучысына мәдәни көн-дәлек кызыклы булачак.
3нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Илсөя Мәҗитова инде көндәлек белән танышырга да өлгергән.
— Көндәлектә кроссворд та, чүлмәккә бизәк ясау да, тагын әллә нинди кызыклар бар, — ди ул тәэсирләнеп. — Тизрәк башлыйсы килә...
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз