Мәк саламы өчен

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Мәк саламы өчен
2014 елның августында Арча районы хокук саклау органнары тарафыннан Казанда яшәүче А. Терентьева үзләренең автомобилендә мәк саламы алып барганда тоткарлана.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2014 елның 8 августында 26 яшьлек А. Терентьева ире исемендәге машинада безнең районның бер авылына килә. Шунда ул йорт участокларында составында наркотик матдәләр булган кыргый мәк үскәнен күреп ала. Һәм тиз генә каплар алып, 20 минут эчендә 4 килограмм мәк саламы җыеп ала да, машинасына салып, Казанга таба юл тота. Әмма аны килеп ирешкән мәгълүматлар буенча Казан—Малмыж юлының 66 км.да Арча районы полиция хезмәткәрләре туктата.
Судта А. Терентьева үз гаебен тулысынча таный.
Арча район суды А. Терентьеваны, ике кечкенә баласы булуын исәпкә алып, 3 ел 6 айлык сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итә.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары,
юстиция киңәшчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International