Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җитәкче Кенәр якларында булды
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Җитәкче Кенәр якларында булды
Социалистик Хезмәт Герое, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Стелла Зәки кызы Габдрахмановага 17 ноябрьдә 81 яшь тулды. Яңа Кенәрдә гомер кичерүче мөхтәрәм ветеранны олуг бәйрәме белән котларга ул көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, аның урынбасары — Стелла Зәкиевнаның укучысы — Илшат Галимуллин, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов һәм “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин килде. Бүген Стелла ханымның балачагыннан бүгенге тормыш юлындагы күп кенә матур мизгелләр искә алынды.
Стелла Зәки кызы укыткан мәктәп урынында бүген яңа бина балкып утырса да, нигезе остаз укытучыларының рухын саклап яши. Яңа Кенәр лицее белән танышып йөргәндә Илшат Нуриев та искәртте бу турыда. Әлеге мәктәп аңа үзе укучы булган елларында спорт ярышларына килүе белән дә истәлекле. Мөхтәрәм укытучы белән аның йортында күрешкәннән соң район башкарма комитеты җитәкчесе, Яңа Кенәр авыл җирлегендә урнашкан социаль, халыкка хезмәт күрсәтү биналарында булып, аларның халәте, эшчәнлеге белән дә танышып йөрде. Яңа Кенәр лицееннан тыш Шурабаш, Байкал авылы, Яңа Кенәр коррекцион мәктәпләрендә, Яңа Кенәр балалар бакчасында, укучылар иҗат йортында булды. Мәктәпләрдә җитәкче бинаның төзеклеге белән генә танышып калмыйча, укучыларның белемгә карашлары белән дә кызыксынып, кайбер тәкъдимнәрен дә кертте: республиканың төрле мәктәпләре белән дуслык күперләре сузарга, фәннәр буенча фикер алышулар оештырырга, тәҗрибәләр алмашырга чакырды, чит тел укытучыларына үз укучыларын чит илләрдә яшәүче балалар белән аралашу юнәлешен күрсәтергә, киләсе ел илдә Әдәбият елы булып игълан ителәчәк һәм шул уңайдан укучыларга төрле иҗади проектларда катнашырга тәкъдим итте. Җитәкче тарафыннан Шурабаш мәктәбе җитәкчелегенә дә мәктәп территориясендә агачлар утыртып парк төзергә дигән юнәлеш күрсәтелде.
Яңа Кенәр коррекцион мәктәбенә Илшат Нуриев музыкаль үзәк тә бүләк итте. Киләсе елга әлеге белем йортына республиканың махсус программасы нигезендә төзекләндерү эшләре башланачак. Бүгенге күзәтүләрдән чыгып, Яңа Кенәр балалар бакчасы бинасына да ныклап төзекләндерү кирәклеге ачыкланды, киләчәктә бу планга кертеләчәк.
Яңа Кенәр мәдәният йорты, мәчет, коммуналь хуҗалык, хастаханә, “Өмет” тернәкләндерү үзәге, полиция участок уполномоченные йорты, эшмәкәрләрнең эшчәнлеге дә җитәкче карашыннан читтә калмады, ул һәр җирдә проблемалар, эшнең барышы белән кызыксынды. Шулай ук Яңа Кенәрдәге калдыклар полигонының халәте белән дә танышты, полигонның лицензия вакытын озынайтырга ярдәм итәчәген әйтте, Байкал авылына илтүче юлның начарлыгын да күрде. Авыл халкы төзекләндерү таләп ителгән һәр объект киләчәктә игътибарсыз калмас дип өметләнә.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз