Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Авыллар — безнең киләчәгебез
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Авыллар — безнең киләчәгебез
15 ноябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашында 2014 елның 9 ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте.
— Районда башкарылган эшләр күп, әмма алда торган бурычлар бик җитди, —диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Бүген без менә шуларның кайберләренә тукталып китәрбез.
Район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге мөдире Зөлфәт Шәрәфетдинов районның төп социаль–икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде.
— Республика җитәкчелеге һәр айны районнарның үсеше мониторингын алып бара, — диде ул. — Тугыз айлык нәтиҗәләр буенча безнең район 38нче урынны алып тора. Август аенда 40нчы идек. Шәһәр һәм авыл җирлекләре булган 18 район арасында 13 урынны алып торабыз.
Районның хәле, беренче чиратта, бездә теркәлгән предприятиеләрнең финанс, җитештерүнең торышына бәйле. Быел 9 айда районда тулай территориаль продукт 7,8 млрд. сум тәшкил итә. Иң зур үсешне сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш бирде. Арча сөт комбинатында үсеш иң зуры — 396 процент. Иң зур өлешне әлеге комбинат, “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте, “Татавтодор” филиалы, “Тайд–Фойл”, “Центр–2”, “Арча КСМы”, “МСО” ширкәтләре кертте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләрне начар түгел, әмма бик тыйнак, дип атады. Күп нәрсә үзебездән тора. Чөнки соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме кими бара. 2010 елда ул 1 млрд. 614 млн. сум чамасы тәшкил итсә, 2014 елның 9 аенда 284 млн. 441 мең сум гына булды.
Иң борчыган әйбер — авылда эшләүче кешеләрнең олыгая баруы. “Аю” ширкәтендә эшләүчеләр арасында 30 яшькә кадәр — 1, “Акчишмәдә” 3 кеше бар. “Нива” ширкәтендә берәү дә юк.
Хезмәт хакы түбән булганда кайбер хуҗалыкларда киләчәктә эшләргә кеше калмаячак. Ә хезмәт хакын күтәрү өчен күбрәк продукция җитештерергә кирәк. 100 сыердан 60–61 бозау алып әллә кая китеп булмый.
— Монысы бөтенләй аңлашылмый торган нәрсә, — дип сүзгә кушылды район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Шәхси хуҗалыктагы сыер елга бер бозау китерми калмый бит инде.
Айдар Габбасов игенчелектә дә, терлекчелектә дә булган мөмкинлекләрне санап күрсәтте, бурычлар куйды.
Кыенлыкларга бирешмичә, коллективларын саклап, бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче ЗУЭС, “Арча КСМы”, “Арча АТПсы” җитәкчеләре Рөстәм Гомәров, Рафаэль Муллагалиев, Рүзәл Гәрәев уңыш серләрен ачып бирделәр.
— Барыбызга да хуҗа булырга өйрәнергә кирәк, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, киңәшмәгә йомгак ясап. — Яңа инвестицияләр кертү турында уйлагыз, тәкъдимнәр белән килегез. Районда 8 авыл бетеп баручылар исемлегенә кертелгән. Бер авыл да бетәргә тиеш түгел, авыллар — безнең киләчәгебез.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз