Бушлай юридик ярдәм

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
20 ноябрь — Татарстан Республикасында балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнендә ятим балаларга, аларның законлы вәкилләренә, тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә, инвалид балаларга һәм аларның әти-әниләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Типография бинасында (Совет мәйданы, 22 йорт, 12 бүлмә) Арча районы адвокатлар конторасы адвокаты Муххабатджон Махмадхонова һәм нотариаль конторада (Галактионова ур., 18а) 8дән 12 сәгатькә кадәр нотариус Рәзинә Низаметдинова кабул итәчәк. Арчаның 1нче урта гомуми белем мәктәбендә 9дан 12 сәгатькә кадәр адвокат Хайрат Захирджанов шушы мәктәптә укучы ятим балаларга юридик ярдәм күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International