“Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе XXII конференциясенең икенче этабы

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
14 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе XXII конференциясенең икенче этабы узды.
Конференция делегатларын һәм кунакларны “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиячеләре” — Арчаның В.Ежков исемендәге урта мәктәбенең 8 “В” сыйныфы укучылары бик матур итеп каршы алды.
Делегатлар “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре итеп Нуриев Илшат Габделфәрт улын сайладылар. Шулай ук җирле бүлек-чәнең политсовет составына үзгәрешләр кертелде.
Җирле бүлекчә секретаре урынбасары Надия Мифтахетдинова Арча җирле бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясен үткәрүдә катнашуы турында чыгыш ясады.
Ул сайлаулар алдыннан үткәрелгән җыеннарда, очрашуларда әйтелгән тәкъдимнәрнең партиянең һәм хөкүмәтнең тиешле органнарына җиткерелүен белдерде.
Конференциядә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International