Район Советы утырышы

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Район Советы утырышы
15 ноябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы кырык өченче утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды.
Утырышта районның финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев “Арча муниципаль районының 2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына бюджет проекты турында” чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибендә Түбән Мәтәскә урта мәктәбенә Хәкимов Данис Габделхәй улы исемен бирү турындагы мәсьәлә каралды.
— Хәкимов Данис Габделхәй улының исеме район кешеләренә яхшы билгеле, — диде Любовь Осина. — Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры, тәҗрибәле укытучы, менә дигән кеше. 30 елдан артык мәктәп директоры булды, 1984 елда аның инициативасы белән яңа мәктәп төзелде. Аның җитәкчелегендә мәктәп коллективы укыту–тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә иреште, ул мәктәпнең иң яхшы традицияләренә нигез салды, алар бүген дә саклана.
Данис Габделхәй улы укучылары арасында билгеле һәм хөрмәтле кешеләр аз түгел, төрле һөнәр кешеләре, җитәкчеләр бар.
Депутатлар әлеге тәкъдимне хуплаган карар кабул иттеләр.
Утырышта шулай ук Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында вакантлы муниципаль хезмәт вазыйфасын башкаруга конкурс үткәрү буенча комиссия составына үзгәрешләр кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International