Беркем дә онытылмады

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Беркем дә онытылмады
Бөек Ватан сугышына Апаз авыл җирлегенә кергән авыллардан бер меңнән артык кеше китә, 600дән артыгы яу кырында ятып кала. Шуларның 115е — Пөшәңгәр авылыннан.
Алар арасында 1901 елда туган Хәкимҗан Гаделшин да бар. Ул сугышка 1941 елның 3 сентябрендә алына. Хатыны Зөләйха ике бала белән кала. 1943 елның июлендә ул Хәким-җанының социалистик Ватан өчен, хәрби антына тугрылыклы калып, геройлык һәм батырлык күрсәтеп һәлак булуы, Орлов өлкәсе Маховск районының Кобяково авылында күмелүе турында кайгылы хәбәр ала.
Вакыт аяусыз, кеше гомере бик кыска. Зөләйха апа да 1987 елда якты дөньяны калдырып китеп бара. Ире Хәкимҗанның 71 елдан соң туган авылы туфрагына кайтып ятуын ул күрә алмады. Бик күпләрнең күңелләрен тетрәндергән әлеге вакыйга бер кечкенә хат–хәбәрдән башланды. Аны Орлов өлкәсенең эзләнү отряды җитәкчесе Андрей Марандыкин юллаган иде. “2014 елның 18 маенда Орлов өлкәсе, Кобяково авылыннан ерак түгел, канкойгыч Курск дугасы бәрелешләре урынында алып барылган эзләнү эшләре үткәргәндә, әрә-мәлекләр баскан коры елгада ике кызылармияченең калдыклары табылды. Архивларда җентекле эш алып барылганнан соң аларның берсе сезнең якташыгыз, 327нче артиллерия полкының 186нчы Укчы дивизия кызылар-миячесе Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Гаделшин Хәкимҗан икәнлеге билгеле булды. Геройның туганнарын табуда һәм аларга аның калдыкларын тапшырырга ярдәм итсәгез иде”.
Калганы, руслар әйтмешли, дело техники. Хәкимҗан абый, бактың исә, Ватаныбыз өчен газиз башын яу кырында салып кына калмаган, Ватан киләчәге өчен дә зур өлеш кертеп калдырган. Улы Рәхимҗан, төп нигезне саклап, хатыны Сания белән (урыннары җәннәттә булсын, алар да вафат булган инде) 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның сигезе бүгенге көндә исән–сау, шуларның алтысы “Ватан” хуҗалыгының иң тырыш кешеләре. Хәкимҗан абый белән Зөләйха апаның оныклары, оныкчыклары да бихисап.
Рәхимҗан абыйның туган авылында өлкән бригадир булып эшләүче улы Ринат, әлеге хәбәрне алуга, икеләнеп тормыйча, ерак юлга чыгып, бабасының сөякләрен, сугыш кирәк–яракларын алып кайтты.
— Барганда Мәскәүдә бабайның туганында төн кундык, — ди ул. — Икенче көнне безне бик җылы каршыладылар, мактаулы каравыл алдында кабул итеп алдык, андагы дулкынландыргыч минутларны онытырлык түгел.
Пөшәңгәрдә дә бик зурлап каршыладылар авылдашларын. Авылда йөри алган бер генә кеше дә өйдә калмагандыр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, “Ватан” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе Алмаз Борһанов, хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Рафаэль Мөхәммәтҗанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов батыр якташыбызны хөрмәт белән искә алдылар, дөньяларның тыныч булуын теләделәр.
— Безгә булышлык күрсәткән район хакимиятенә, хәрби комиссариатка, “Ватан” агрофирмасы җи-тәкчесенә зур рәхмәт! — диде Ринат Хәкимов. — Без бабабыз алдындагы изге бурычыбызны үтәүгә бик шатбыз.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International