Тормыш ямен югалтмагыз

2014 елның 21 ноябре, җомга
Тормыш ямен югалтмагыз
Татарстан Республикасы буенча наркоконтроль идарәсе хәбәр итүенчә, Татарстанда наркотикларның үлемгә китерә торган аеруча куркыныч төрләре — тарта торган “спайс” катнашмасы һәм синтетик “марка”лар барлыкка килгән. Алардан Россиядә соңгы айларда гына 700дән артык кеше зыян күргән, 30лап кеше үлгән.
Элек алар Интернет аша таратылган. Хәзер махсус шуның белән шөгыльләнүчеләр барлыкка килгән. Шушы көннәрдә Татарстанда 23 яшьлек наркотиклар таратучы тоткарланган һәм аннан берничә дистә бер тапкыр кулланыла торган дозада үсемлекләрдән ясалган матдәләр алынган. Экспертлар билгеләгәнчә, аларның составында да әлеге катнашма барлыгы билгеле булган. “Үлем белән сәүдә итүче” аларны бик күп кешегә сатарга планлаштырган булган.
Моннан тыш, наркополицейскийлар синтетик “марка”лар таратырга омтылучыларны эләктергән. Әле менә шушы көннәрдә генә наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре төрле уку йортлары студентларын берләштергән җинаятьчел наркотөркем әгъзаларын тоткарлаган. Алардан зур күләмдә синтетик “марка”лар алынган.
Нәрсә соң ул “спайс” катнашмасы, синтетик “марка”лар? Спайс ул специя яки тәмләткеч сүзеннән алынган, составына гади үләннәр һәм синтетик матдәләр кергән үләннәр катнашмасының бер төре. Андагы синтетик матдәләрнең тәэсире марихуананыкына тиң диярлек. Беренчедән, кешенең психикасы зарарлана, аның белән хәтта хастаханәгә эләгүең дә ерак тормый. Аны кабул итү белән көчле саташулар башлана, кешедә машина астына ташлану яки биек бинадан сикерү теләге туа. Икенчедән, бөтен организм зарарлана. Кайбер очракларда ирләрне импотентлыкка, хатын–кызларны бала таба алмый торган хәлгә китерүе дә мөмкин. Аларны тарту шулай ук көчле наркотикларга күчүнең беренче этабы булып тора.
Синтетик “марка”лар — көчле психонаркотик дәртләндерүче матдәләр. Карап торышка алар төрле рәсемнәр төшерелгән, көчле синтетик наркотик эремәләр сеңдерелгән махсус тишекле кәгазь битләре. Шуны яки яртысын гына чәйнәү яки суыру җитә, наркотиклар бик тиз арада селәгәй белән канга үтеп керә һәм әле ныгып та бетмәгән организмга бик зур зыян сала. Бу матдәләрнең 1 миллиграммнан азрак булган дозасы да үлемгә китерүе мөмкин. Әлеге “марка”ларны күбрәк көчле музыка булган дискотекаларда, төнге кичәләрдә саталар. Ата–аналарга, гомумән, барлык гажданнарга да бик сак һәм уяу булырга кирәк. Наркотикларның һәр төрен куллану да үлемгә китерергә мөмкин. Бер минутлык рәхәтлек өчен тормышың белән түләү акылга сыймаслык хәл.
Безнең районда әлеге үлем куркынычы тудыручы матдәләрне кулланучылар яки таратучылар бармы? Шул сорауга җавап эзләп без район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
— 16 яшьлек 2 яшүсмер тоткарланды, эчке эшләр бүлегенә һәм район хастаханәсендә наркологка исәпкә куелды, — ди балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидия-туллина. — Шуларның берсе Арчадан, икенчесе шәһәргә якын урнашкан авылларның берсеннән. 9нчы сыйныфны тәмамлап, хәзерге вакытта урта һөнәри белем бирү йортында укыйлар. “Спайс” кулланганнар. Үзләрен ничектер сәер тотканнар. Казанга махсус үзәккә алып барып тикшерттек. Анда наркотиклар куллануны тикшерә торган махсус җайланма бар. Нәрсә кулланганнарын бик тиз күрсәтте.
— Өлкәннәр арасында наркоманнар юк, — дип сүзгә кушылды Арча эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Дамир Гарифҗанов. —Профилактик максаттан планлы төстә даими эш алып барабыз. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә кичке рейдлар үткәрәбез, авылларга да чыгабыз. Шулай ук мәктәпләрдә, уку йорт-ларында чиратлаштырып түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр оештырабыз, ата-аналар җыелышларында катнашабыз, киңәшләр һәм кисәтүләр белән буклетлар өләшәбез.
Наркотикларны алган, ясаган, кулланган, саклаган, сату максаты белән эшкәрткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әмма эш аңа кадәр барып җитмәсен иде. Монда, беренче чиратта, ата–аналарга зур тырышлык куярга кирәк. 13–19 яшьлек яшүсмернең организмында гына түгел, үзендә дә үзгәрешләр сизелә, төрле проблемалары барлыкка килә, ул аларны авыр кичерә, чишү юлын таба алмый интегә. Мондый вакытта киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә ата-ана булырга тиеш. Алар белән еш аралашырга, сөйләшергә, наркотиклар, алкогольнең зыяны турында аңлатырга, дусларының кем икәнен белергә, кыскасы, әти-әни генә түгел, психолог та, психотерапевт та булырга кирәк. Ә моның өчен уяу булу сорала.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International