Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бердәмлектә көч
2014 елның 21 ноябре, җомга
Бердәмлектә көч
Районда алдынгылар рәтендә барган авыл мәдәният йортлары, клублары турында язуыбызны дәвам итәбез. Чираттагы сәяхәтебез бергә ярдәмләшеп эшләүче Яңасала һәм Каенсар авылларына.
Икесенә бергә 165 хуҗалык булып, 467 кеше генә яшәүгә, мәдәният учреждениеләре җитәк-челәренең әле бер ел гына эш-ләүләренә карамастан, мәдәният дөньясы биредә тынып тормый. Юк, ишекләре ачылып–ябылу турында сүз бармый, Яңасала мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Касыймова, Каенсар клубы мөдире Энҗе Сафина, махсус белемнәре булмаса да, күңел биреп эшлиләр, төрле чаралар оештырырга, авыл халкының күңелен күрергә тырышалар. Моны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафинның мәдәният учрежде-ниеләренә уңай карашы, һәрчак ярдәм итәргә әзер торуы, үзенең дә мәдәният тормышында актив катнашуы тәэсире дисәк тә ялгышмабыз.
— 2001 елдан төзекләндерү эшләре башкарылганы юк иде, — ди Гөлназ Касыймова. — Быел менә 40 мең сумга сәхнәгә һәм тәрәзәләргә яңа заманча пәрдәләр тегелде, 60625 сумга аппаратура алынды, 124 мең сумга җылылык челтәре алыштырылды, яңа стендлар эшләнде, гомумән, 2014 елда гына барлыгы 409386 сумлык эш башкарылды. Хәзер менә идәннәрне алыштыра башлаячаклар. Безнең хезмәт түләүле түгел, дискотекаларны да акчага үткәрмибез, концертлар да бушка. Мәдәният учреждениесенә шундый карашы өчен авыл җирлеге башлыгына зур рәхмәт. Мондый мөнәсәбәт булганда тырыш хезмәт белән җавап бирәсе килә.
Яңасала мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшли. Болар район күләмендә үткәрелгән иҗат концертларына әзерләнү өчен бик уңай. Авылда яшьләр генә түгел, өлкәннәр арасында да сәләтле кешеләр бар. Сәкинә Мәрдәнова, Оркыя Мөхәммәтҗанова, Нурания Сафина, Гайшә Тумакова, Зөлфирә Гыймалетдинова, Нурия Каширова, Гөлсәрия Миннебаева, Сәвия Газизова, Нурия Мөхәммәтҗанова берләшеп, “Көмеш чулпы” ветераннар ан-самбле оештырганнар. Районда керәшеннәр гореф–гадәтләрен чагылдырган, аларның җырларын башкарган бердәнбер ансамбль дисәк тә була.
— Иҗат концертында 8 номинациядән 5 номер гала концертка узды. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, — ди Гөлназ. — 25 еллык хезмәт стажы булган китапханәче Фәридә Борһанова, Каенсар клубы мөдире Энҗе Сафина белән бергә эшлибез. Бердәмлектәдер дә безнең көч.
— Безнең клуб мәдәният һәм спорт комплексы итеп үзгәртелгән иде. Шуннан бирле төзекләндерү эшләре башкарылганы юк. Идәннәре беткән. Аларны карау өчен үзебезнең көч кенә җитмәячәк, район җитәкчеләренең ярдәме дә кирәк, — ди Энҗе Сафина. — Шулай да без тик ятмыйбыз, шушы кечкенә генә клубыбызда да төрле чаралар үткәрәбез. Менә әле авыл җирлеге ярдәме белән коймаларны алыштыра башладылар. Клубыбыз тышкы яктан тагын да ямьләнеп, кешеләрне тартып торачак.
Бу якларда гер күтәрү остасы Рифат Исмәгыйлев истәлегенә “Ягез әле, егетләр” бәйгесе оештыруны традициягә кертеп җибәргәннәр. Быел да ул бик күңелле үткән. Батырлык дәресенә Әфганстанда хезмәт итеп, исән–сау туган йортына әйләнеп кайткан Ринат Сафинны, әнисе Нурания апаны чакырганнар. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачу тантанасы да оешкан төстә узган. Каенсарда Мәүлия Вәлишинаның юбилеен сәхнәдә билгеләп үткәннәр. Керәшеннәрнең гореф-гадәтләренә туры китереп пасха бәйрәмен күрсәткәннәр. “Дәү әни һәм онык” кичәсе дә тамашачыларга ошаган. Сәхнә ветераннары белән очрашу, “Могҗизалар кыры” тамашасы да берәү-не дә битараф калдырмаган. Өлкәннәрне клубка тарту максатыннан оештырылган “Авылымның айлы кичләре” дигән 80–90нчы еллар дискотекасы да һәркемгә ошаган.
— 25 елдан артык мәдәният йортын җитәкләгән Сәвия Газизова бик булыша, үзе дә чараларда катнаша, — ди Энҗе. — Шундый ярдәм итәргә әзер торучылар булганда эшләве дә җиңел. Аннан яшьләребез дә бик актив.
Ике авыл арасы 3 километр булса да, мәдәният өлкәсендә ул сизелми. Әнә шулай бергә–бергә иңне–иңгә куеп эшләүләре белән көчле алар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз