Юл-транспорт һәлакәтләре

2014 елның 21 ноябре, җомга
2014 елның 10 аенда гына да Арча районы юлларында 46 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше һәлак булып, 60ы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чорында 57 авариядә 15 кеше һәлак булып, 78е яраланган булган. Һәлакәтләр саны кимүгә карамастан, юлларда хәл четерекле булып кала бирә. Бигрәк тә балаларның тән җәрәхәтләре алуы йөрәкне әрнетә. Алар катнашында 5 авария булып, шуларда 7 бала зыян күргән.
16 ноябрь Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан 10-19 ноябрьдә районда төрле чаралар-очрашулар, әңгәмәләр, тематик кичәләр үткәрелде.
Аларның максаты — юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә киң җәмәгатьчелекне тарту, юлларда һәлак булу һәм тән җәрәхәтләре алу очракларын киметү. Бу хакта безгә ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Илдар Нотфуллин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International