Волейбол буенча ярышлар

2014 елның 21 ноябре, җомга
“Арча” спорт комплексында 2002–2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ярышлар үткәрелде. Аны “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мәгариф идарәсе белән берлектә оештырды. Бишәр команда катнашты. Кызлар арасында беренче урынны Казанбаш мәктәбе яулады, икенче, өченче урыннарда Лесхоз һәм Иске Чүриле мәктәпләре командалары. Егетләр арасында беренче урында Яңа Кенәр лицее волейболчылары, икенче һәм өченче урыннарда Иске Ашыт һәм Яңа Кырлай мәктәпләре спортчылары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International