Шашка буенча ярышлар

2014 елның 21 ноябре, җомга
“Шахмат һәм шашка йортында” район предприятие, оешма һәм учреждениеләре арасында шашка буенча ярышлар булды. Шашка уенын яратучылар җылы, дустанә мохиттә очрашты. Баш хөкемдар — Хәйдәр Зәйнуллин. “Арча” спорт мәктәбеннән Фагыйлә Борһанова һәм Урта Курсадан Мөдәрис Лотфуллин иң оста шашка уйнаучылар булып чыкты. Командалар арасында “Арча” спорт мәктәбе – 1нче, “Игенче” агрофирмасы — 2нче, “Ак барс” агрокомплексы” 3нче урынны алды. Җиңүчеләр бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International