Матур булсын дөньялар

2014 елның 21 ноябре, җомга
Матур булсын дөньялар
Узган атнада Урта Курса мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан искиткеч җылы, тәэсирле бәйрәм булды. Ул көнне бирегә 1941 елга кадәрге өлкәннәр чакырылган иде. — Бүген без сугыш чоры авырлыклары кичергән өлкәннәребезнең батырлыкларын барлар, аларга мәдхия җырлар өчен җыелдык, — диде алып баручы чал чәчләрен ак яулыклары эченә яшергән, маңгай җыерчыкларын түбәтәй читләре белән каплаган апалар һәм абыйларга мөрәҗәгать итеп. — Без, сездән соң килгән буын, менә 70 ел инде сез яулап алып биргән якты, матур, тыныч тормышта яшибез.
Авыл үзешчәннәренең дәртле биюләре, моңлы көйләре, күңелле җырлары “Яралары һаман йөрәктә” дигән очрашу кичәсенә килгән сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышланды. Яшь чакларын искә төшереп, чишмә буенда егетләр һәм кызлар очрашуын, җырларын, биюләрен, уеннарын күрсәткәч, ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар да түзмәде, бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй бер–бер артлы сәхнәгә чыкты. Ләвизә Низамиева, Реваль Сафиуллин, Илсур Хөснетдиновның җырлавын, 80 яшьлек Ринат Абдуллинның, 84 яшьлек Мөкәррәмә Галиәхмәтованың биюләрен залдагылар алкышларга күмде. Нинди авырлыклар күреп тә, тез чүкмәгән, яшәү ямен югалтмаган, йөзләреннән елмаю китмәгән бу асыл затлар мондый олылауга чын мәгънәсендә лаек.
— Сугыш башланган елны укырга кердем мин. Әле менә 80 яшем тулды. Радио аша тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, газета аша укучым котлады, кая карама, укучыларым яныма килеп кул биреп күрешә, хәлемне сораша. Минем өчен әллә нинди алтын–көмешләргә дә алыштыра алмаслык бәя бу, — ди Югары Курсада яшәүче 38 ел балалар укыткан Нурзидә Хәбибуллина. — Сугыш елларында без күргәнне тел белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Андый газапларны берәүгә дә кичерергә язмасын. Әле җирдән күтәрелеп кенә килүче 7–8 яшьлек малайлар һәм кызлар ачлы–туклы килеш зурлар белән беррәттән ашлык арасыннан чүп утадык, кул белән борчак җыйдык, яшелчә бакчасында эшләдек. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә тазалыкны бирде. Тормышымнан зарланмыйм. Күзләрем күрә, газета–журналлар укыйм, аяклар йөри. Ике балам бар. Аларның бәхетләренә сөенеп, кадер–хөрмәттә яшим.
Ринат Абдуллинга да сугыш башланганда бары 7 яшь булган. Әтисе фронтка киткәндә әнисе 5 бала белән кала. Тормышлары бик авыр була. Аякларыннан чабата, өсләреннән телогрейка төшми. Ашаганнары үлән дә черек бәрәңге була. 14 яшьтән ат җигеп эшли башлый. Чәчүгә чыга, җәен печән әйләндерергә йөри.
— Балык Бистәсенә урман чыгарырга җибәргәндә, башка күрә алмам инде дип, әни елап калды. Көненә 200-300 грамм икмәк бирәләр иде бит. Тамакны алдау гына инде ул. 15 көн эшләдек. Кыш тагын киттек, — дип искә ала ветеран ул чорны. — Адәм баласы әллә нинди михнәтләргә дә түзә икән ул. Хәзер тормышның рәхәтен дә күрегез, дип яшәтәдер.
1930 елгы Зөбәрҗәт Галләмованың да истәлекләре күп иде. Ул сөйләгәннәрдән хәтта тәннәр чымырдап китте, күзләр яшьлән-де. Ринат абый әйткәнчә, түзә икән шул адәм баласы.
— 3 сыйныфны тәмамлаганнан соң лагерьда ял итә идек. 22 июнь көнне иртүк уяттылар да сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр, өйгә җибәрделәр. Кайтышлый карыйбыз, беркем дә сугышмый. Кая соң бу сугыш, дип аптырыйбыз. Балалар бит, аңламаганбыз. Тора–бара барын да аңладык, бик тиз олыгайдык, — диде ул. — 1941–1942 еллар ул кадәр үк авыр булмады әле. Аннан инде китте. Бервакыт басуда калган башакны җыеп ашап бик күп кеше агуланды, үлгәннәр дә күп булды. Безнең авыл халкы бигрәкләр дә авыр яшәде. Үзләре ач, өстәвенә заем, ит, сөт, май, йомырка җыюлар үзәкләргә үтте. Ниһаять, сугыш бетте. Бар да бу яңалыкны “ура” кычкырып каршы алды. Әмма бу көн безнең гаилә өчен сугыш башланганнан да авыррак булды. Чөнки әти кайтмады.
Бүгенге рәхәтлек дөньясында йөзгән яшьләр өчен гыйбрәтле язмышлар. Өлкәннәрнең түземлекләренә сокланырлык, гыйбрәт алырлык.
— Чакыруыбызны кабул итеп, бүгенге кичәгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Батырлыкларыгыз алдында баш иябез, — диде, ветераннарга рәхмәтен һәм олы хөрмәтен җиткереп, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. — Исән–сау булыйк. Сез яулаган тыныч тормышның кадерен белеп яшик. Дөньялар тыныч булсын.
Ул көнне өлкәннәр өчен чәй өстәле һәм бүләкләр дә әзерләнгән иде. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International