Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Предприятие куәте — “ГТО”да!
2014 елның 21 ноябре, җомга
Предприятие куәте — “ГТО”да!
“АСПК” җәмгыяте коллективы Арча стадионы спорт залында ГТО нормаларын тапшырды. Афәрин, кирпеч җитештерүгә өзеклек китермичә җитәкчеләре Вазыйх Бикмуллин белән бергәләп физкультура–спорт комплексын тапшырырга килделәр.
Предприятиенең куәтен аның массакүләм чараларда күпләп катнашуыннан күрәсең. Ир–атлар чират торып гер күтәрә, турникта көчләрен сыный, хатын–кызлар тәбәнәк турникта күтәрелә... Җитәкчеләре белән сөйләшәм.
— Безнең коллективта 255 кеше эшли. Бүген күбебез килергә тырышты. Спорт әйбәт нәрсә, — дип, спортчыларча сүзне кыска тотты ул.
Герне вакытка кем күпме күтәрә ала — тренер Мөдәрис Мөхәммәдиев кычкырып санап барды. Ир–атлар күп булу сәбәпле герне парлап күтәрде. Яшьләрдән Рәис Маликов герне 86 тапкыр күтәрде, Айнур Сәлахиев — 88 тапкыр, Азат Әхмәтгалиев барысын да уздырды — 89га җитте!
— Иске Иябаштан,— дип сөйли Азат Әхмәтгалиев. — 29 яшь. “АСПК”да төзелеш бригадасында эшлим. Мәктәптә укыганда көрәш секциясенә йөрдем. Көрәштем. Өйдә үзем өчен генә физик күнегүләр ясыйм, гер күтәрәм.
Рәис Маликов армия хезмәтен үткән егет.
— Ерак Көнчыгышта шофер булып хезмәт иттем, — ди. — “АСПК”да пресс-лаучы булып эшлим. Түбән Атыдан. Мәктәптә укыганда гер күтәрә идек. Армиядә чыныгу үттек. Ә бүген хезмәттә чыныгабыз.
1951 елгы карьер җитәкчесе булып эшләүче Наил Гыймадиев, сөбханалла, герне 56 тапкыр күтәрде. Аның “ЗУЭС”та эшләүче энесе Ринат Гыймадиев турында 55 яшьтә герне 56 тапкыр күтәрде, дип язып чыккан идек.
— Энекәштән калышасы килмәде, — дип шаярта Наил. — Армиядән кайтканга 43 ел. Менә шуннан бирле беренче тапкыр гер күтәрәм. Армиядә спорт бик көчле куелган иде. Взвод командиры Куликов үзе нәрсә эшли безгә шуны эшләтте. Без заманында ГТО нормаларын тапшырган буын. Хәзер аны яңадан кайтарып дөрес эшләделәр. Коллективның шулай спорт киемнәреннән бергәләп шау–гөр килеп, сәламәтлекләрен, көчләрен сынавы бик күңелле. Бу үзенә күрә яшьлеккә кайту да. Үзем физик күнегүләрне көн саен ясыйм. Оныкларымны да ияртәм. Идәннән 25–30 тапкыр күтәреләм. Минем электән бил авырта. Бүген 12 төрле күнегү ясыйм, файдасы тия. Кызыксынган кешегә алар Интернетта бар.
Слесарь булып эшләүче, 41 яшьлек Рәдис Вәлиев герне 80 тапкыр күтәрде. Бу спорт төрен ул, тәртибен белеп, җайлы башкарды.
— Заманында бокска йөрдем, — дип сөйли. — Гәүдәне, сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга кирәк. ГТО үзеңә бәя бирү өчен бик әйбәт. Аңа җитди карарга кирәк.
Хатын–кызлар тәбәнәк турник тирәсендә мәш килә. Кем күпме күтәрелә ала. Бу спорт төре карап торышка ансат кебек тоелса да, үзең башкара башласаң, көч–куәт кирәклегенә төшенәсең. Техник хезмәткәр булып эшләүче, 46 яшьлек Кәүсәрия Фәйзуллинага сокланып карап тордым. 25 тапкыр күтәрелде! Норманы арттырып үтәде.
— Әле тагын күтәрелә ала идем, — дип елмая Кәүсәрия. — Спорт белән махсус шөгыльләнгән юк. Идән юу, бинаны җыештыру хәрәкәтне, көчне таләп итә торган эшләр. Шуңадыр, бәлки, гәүдәгә җиңел, хәрәкәтчәнмен. “АСПК”да без, туганнар, 10лап кеше эшлибез: үзем, кызым, улым, киявем, апай, аның кияве...
40–49 яшьлекләр арасында хисапчы булып эшләүче Айсылу Ситдыйкова да тәбәнәк турникта җиңел күтәрелде. Гомумән алганда, “АСПК” җәмгыяте коллективы ГТО нормаларын әйбәт тапшырды. Арада спортка якынаючылар булыр әле. Тиздән ГТОның кышкы төрләре башланачак.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз