Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Фермер баемый, әмма ярлы да түгел
2014 елның 21 ноябре, җомга
Фермер баемый, әмма ярлы да түгел
13 ноябрьдә райондагы крестьян–фермер хуҗалыкларының җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
— Эшлим дигән кешегә бүген бөтен мөмкинлекләр бар, — диде ул. Районда ике мең гектардан артык файдаланмый яткан җирләр исәпләнә, буш биналарны алып нәрсәдер эшләргә була. Бүген сөтнең литрының сатып алу бәясе 24 сумга җитә. Дөрес, яхшы сыер булдыру өчен 3–4 ел вакыт кирәк. Ә менә үсемлекчелектә тизрәк арада нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Үзеңә дөрес бурыч куя белсәң, аңа ирешүе дә җиңелрәк булачак. Теплицалар булдырыгыз, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнегез. Иң мөһиме — авылда кешеләр-не саклап калу.
Арча районы элек–электән бәрәңге игү белән дан тота. Быелдан аз мәйданнарда су сиптереп бәрәңге үстерү программасы эшли башлый. Шәхси хужалык өчен әйбәт бу, 80 процент чыгымнарны дәүләт түли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов крестьян–фермер хуҗалыкларының эшчәнлегенә анализ ясады. Алар сөрүлек җирләренең 7,6 процентын били, алынган акчаның 9,4 проценты шулар өлешенә туры килә.
Быел 5 крестьян–фермер хуҗалыгы бәрәңге игү белән шөгыльләнгән. Рафис Аксаков, Вәзыйх Нигъмәтҗанов, Айгөл Хәкимуллина, Мансур Хөснетдинов әйбәт кенә уңыш үстергәннәр.
Ә менә игенчелектә кемнедер атап күрсәтүе дә кыен. Чүп баскан басулар да очрый.
— Мондый җирләрне карап чыгарга кирәк, — диде район җитәкчесе. — Начар эшләүчеләрдән ныклап сорарга.
Дамир Шакирҗанов, Рафис Аксаков кебек үрнәк итеп куярлык фермерларыбыз да бар безнең. Аларда документлар да тәртиптә, эшләре дә көйле.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–иктисад бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов фермерлар өчен гамәлдә булган республика программалары, грантлар алуда катнашу тәртибен аңлатты.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазин фермерлар лабораториядә тикшертелмәгән орлыкларны чәчәргә тиеш түгел, дигән таләпне тагын бер тапкыр искә төшерде. Бу таләпне бик азлар гына үти, киләчәктә алай булырга тиеш түгел.
“Росреестр” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе урынбасары Илназ Нургалиев ике ел дәвамында файдаланылмаган җирләрнең суд аша кире алыну ихтималы турында искәртте. Фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Мөдәрис Миннуллин гаилә фермаларына грантлар бирү буенча республика комиссиясе әгъзасы да. Аның киңәшләре күпләр өчен файдалы булыр.
Эшмәкәрләрнең сораулары, тәкъдимнәре дә шактый булды. Рәшит Фазлыев, аерым кооператив төзеп, мәгълүматлар туплап продукцияне урнаштыру бик файдалы булыр иде, дигән фикер әйтте. Бу юнәлештә эш башлап караучылар элегрәк тә булгалады, әмма ныклап тотынучы күренмәде. Бу шактый мәшәкатьле эшне Рәшит Фазлыевның үзенә йөкләделәр дә.
Исхак Минхәиров та продукцияне урнаштырудагы проблемаларны күтәрде.
— Фермер булып баеп булмый, — диде Айдар Габбасов. — Әмма гаиләне, тормышны алып барып була, монысы да аеруча мөһим. Дәүләт кече һәм урта бизнесны үстерүне игътибар үзәгендә тота.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз