Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хокуклары бармы?
2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Хокуклары бармы?
20 ноябрь — Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көнендә уллыкка (кызлыкка), тәрбиягә бала алган гаиләләргә район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов, хокук һәм законнар системасы секторы мөдире Алсу Мөхәммәтова, нотариуслар Рәзинә Низаметдинова һәм Данил Рәхимов, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова, район эчке эшләр бүлегеннән Алсу Хидиятуллина, мәгариф идарәсеннән Миләүшә Гарифуллина, опека һәм попечительлек секторы хезмәткәрләре тарафыннан түгәрәк өстәл формасында бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.
Ятимнәргә гаилә рухы, назы бүләк итәргә теләүчеләр районыбызда шактый. Барысы 67 гаилә. Алар балаларны үзләренеке сыман бар көчләрен биреп тәр- бияләргә тырыша, үз мәшәкатьләрен читкә куеп, аларга күңел җылысын бирә.
Сораулар бихисап. Күп гаиләләрне, нигездә, тәрбиягә алган балаларының киләчәге борчый: 18 яше тулган балаларның язмышы ничек хәл ителә, тормыш дулкыннарында югалып калмаслармы? Чөнки тәрбиягә алынган балаларның, закон буенча үзләренә беркетелгән, мираска калган тораклары яки торакка өлешләре булган очракта, алар анда даими яшәү урыны буенча теркәлгән булырга тиеш (тәрбияләнүче гаиләдә алар вакытлыча теркәлә).
“Гаиләгә алынган баланың үзенә тиешле алиментка, пенсиягә, пособие һ.б. социаль түләүләргә, торак милкенә хокукы бар. Әгәр үзенә беркетелгән торагы юк икән, закон нигезендә аның торак алуга (бу очракта ул наемга бирелә) да хокукы бар”, — ди опека һәм попечительлек секторы белгече Алинә Фролова.
Белем алуга килгәндә, ятим балалар һәм әти–әниләре кайгыртуыннан мәхрүм балалар югары уку йортларының әзерлек бүлекләрендә бушлай укый, икенче урта махсус белемне шулай ук бушка, дәүләтнеке булган уку йорт-ларында дәүләт ярдәме белән белем ала, укыган дәверендә, 23 яшенә кадәр, ул дәүләт карамагында була. Ятимнәргә медицина ярдәме дә закон буенча бушлай күрсәтелә, шулай ук алар юллама белән сәламәтләндерү лагерьларында, санаторий–курортларда бушлай дәвалана ала (бару–кайту өчен юл чыгымнарын да хөкүмәт күтәрә). Эшкә урнашуга килгәндә, укып бетереп эш эзләүче яки мәшгульлек үзәгенә чиратка баскан ятимнәргә эшсезлек буенча пособие уртача айлык хезмәт хакы күләмендә 6 ай буе түләнеп барылырга тиеш. Шушы вакыт эчендә мәшгульлек үзәге, аларның һөнәри юнәлешен билгеләп, кулай эш белән тәэмин итәргә бурычлы. Әгәр мондый балалар эшләгән оешма эшчәнлеген туктатса яки үзләре кыскартуга эләккән очракта, эш бирүче үз хисабына киләчәктә каядыр эшкә урнаштыру өчен башка һөнәр үзләштерү максатыннан укытырга тиеш.
Ятимнәр, үз хокукларын яклап, РФ территориясендә бушлай юридик ярдәм алырга хокуклы.
Законнар һәркемгә бер булса да, һәр гаилә алдында туган проблеманы чишү юллары төрлечә.
Ятимнәргә гаилә җылысы бүләк итүчеләр сораулары белән районның опека һәм попечительлек секторына мөрәҗәгать итә яисә 3–13–81 номеры белән шалтырата ала. Анда чишү юлларын бергәләп эзләячәкләр.
“Бала язмышында — киләчәгебез. Ятим җаннарны гаилә канаты астына сыендыручылар аларга күңел җылысын кызганмасын иде. Тәрбиягә бала алырга теләүчеләр аның уңай ягын да, тискәресен дә яхшылап уйлап барсыннар бу адымга. Тормыш иткәндә төрле каршылыклы фикерләр туарга, вак–төяк саналган проблемаларны чишәр өчен дә шактый тырышырга туры килергә мөмкин. Бала язмышы өчен җаваплы органнар гаилә эчендәге проблемаларны да чишә, балаларның идән юмау, кар көрәмәү кебек гадәти эшләрдән саналган тормыш ваклыкларын да чишә дип уйлап ялгышмасыннар иде. Бала үстергәндә әти–әниләрдән зур түземлек сорала. Ә чит бала тәрбияләүчеләргә бу аеруча кагыла. Шундый зур җаваплылык алган гаиләләргә сабырлык телим”, — ди район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз