Балаларга наз кирәк

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Балаларга наз кирәк
Район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова, күп кенә мәктәпләрдә булып, әти–әниләр белән очрашырга тырыша. Узган атнада Яңа Кырлай мәктәбендә укучылар белән очрашу вакытында һәм ата–аналар җыелышында да ул балаларны нинди тәртипсезлекләре өчен исәпкә куярга мөмкин булулары һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде.
Балигъ булмаганнарга 22 сәгатьтән соң урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыелу турында инде күп сөйләнде, күп язылды. Баланың төнлә урамда йөрүе әти–әнигә кыйммәткә төшәргә мөмкин. Моңа 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф каралган һәм, әлбәттә, исәпкә бастырачаклар. Спиртлы эчемлекләр эчеп, тәмәке, кальян (соңгысына наркотик матдәләр дә кушылган булуы мөмкин) тартып эләккәннәргә аерым маддә каралган. Урлау очраклары теркәлгәндә шундук исәпкә бастыралар. Хәзер “М” категорияле йөртү хокукына ия булмыйча скутер иярләгән һәм “Монда кеше күрми”, — дип басуларда машина руле артына утырып хокук саклау органнарына эләгүче балигъ булмаганнарны да шундый язмыш көтә. Ә бу исә зур кыенлыклар тудырырга мөмкин.
Лилия Завялова әйтүенчә, ра-йонда ике наркоман бала теркәлгән. Алар спайс тартучылар. Бу матдәләр аңны томаларга, сәламәтлегеңне төптән какшатырга мөмкин. Соңгы вакытларда тагын да көчлерәге — Урта Азия якларыннан насвай кертелә башлаган. Аны шәһәр вокзалларында мәктәп укучысының да алырга көче җитә торган бәягә сатып, яшүсмерләрне бәйле итәргә телиләр. Шушы көннәрдә ТР Президенты тарафыннан спайс һәм шуңа охшаш матдәләр-не кертүне тыю турында карар кабул ителде. Озакламый илдә уңай якка үзгәреш булмый калмас, дип өметләнә балалар язмышы өчен җаваплылар.
“Мәктәпләрдә шушы темалар турында сөйләшүләр алып барыла башлагач, әти–әниләрдән “Сез сөйләп балаларны үзегез кызыктырасыз”, — дип шелтә-ләүчеләр дә булды. Әмма бу сөйләшүләр баланың киләчәге өчен, алар укып бетереп зур шәһәрләргә китеп төрле җирдән килгән яшьтәшләре белән аралаша башлагач югалып калмас өчен кирәк. Балага ата–ана тарафыннан ярату, наз җитми, шул сәбәпле алар тәртипсезлек юлына баса. Бакчадан башланган йөкләмәләр мәктәп елларында арта бара, баланы бердәм дәүләт имтиханнары түбән сыйныфлардан ук өркетеп тора, шулардан качарга, онытылырга теләп алар наркотикка, тәмәке, спиртлы эчемлекләргә үрелә. Әти–әниләр балаларының тормышы, кемнәр белән аралашуы, дус–ишләре белән һәрдаим кызыксынып торсын, компьютер каршында утырганда да Интернетта нинди сайтларны каравын күзәткәләсеннәр иде”, — дип киңәш бирә Лилия Николаевна.
Яңа Кырлай мәктәбенә килгәндә, биредә 135 бала белем ала. Төрле авыллардан җыелсалар да, директор Хәмбәл Зарипов укучыларның тәртибен яхшы яктан гына бәяли. Балаларның сәламәтлеген спорт чаралары аша кайгыртып, мәдәни чаралар ярдәмендә рухи тәрбия бирергә тырышалар. Җыелыш башланганчы балалар залда утыручы әниләргә Әниләр көне уңаеннан концерт куеп бәйрәм рухы бүләк итте.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International