Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Туган якта сезне көтәләр!
2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Туган якта сезне көтәләр!
Казандагы югары уку йортларында хәзерге вакытта безнең районнан 800дән артык егет һәм кыз белем ала. Авыл хуҗалыгы һәм Ветеринария академияләрендә иң күп укучылар Арча районыннан икән. Безнең зур байлыгыбыз, киләчәккә өметебез алар.
22 ноябрьдә район Мәдәният йортында үткәрелгән студент яшьләре форумында менә шул матур киләчәк турында сүз барды.
— Без сезнең белән очрашуга бик шатбыз, — диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев. — Безнең киләчәгебез, залда утыручылар, сезгә бәйле. Районыбызның бай тарихы бар, ул бик күп күренекле шәхесләр биргән. Ра-йонның бүгенге көне дә матур, киләчәге якты, сезгә бүген болар турында тулырак сөйләрләр. Сезнең төп бурычыгыз – белемнәрне ныклап үзләштерү, алган белемнәр белән республикабыз, район данын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр баруы турында сөйләде. Уку йортларының матди–техник базасы нык, педагоглар заманча технологияләр кулланып эшли, лаеклы хезмәт хакы алалар, грант-лар алучылар саны арта. Шул ук вакытта районга яхшы белгечләр, физика, химия, математика, информатика укытучылары кирәк. Районда торак социаль ипотека программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов республикада иң дәрәҗәле урыннарда авыл хуҗалыгы югары уку йортларын тәмамлаучылар эшләвен билгеләп үтте. Безнең районда да егермедән артык Россиянең, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар. Бездә 40ар ел зоотехник, агроном, икътисадчы, хисапчы булып эшләүчеләр бар, алар үзләрен бик бәхетле хис итәләр.
Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә югары технологияләр киң кулланыла, басуларда куәтле трактор һәм комбайннар эшли. Авыл хуҗалыгына да әзерлекле, белемле яшь белгечләр кирәк. Бездә алар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Яшь белгечләр торак белән тәэмин ителә, грантлар бирелә. Фермерлык белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә юл ачык.
“Ватан” хуҗалыгының яшь зоотехнигы Рөстәм Хәбибуллин да (быел республикада икенче урынны алды) әнә шулар турында үтемле итеп сөйләде.
Арча муниципаль районының эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Назыйм Сибәгатов үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә булышлык күрсәтергә әзер торуларын белдерде, мисаллар китерде.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Лилия Фәйзрахманова үзенең чыгышында сәла-мәтлек саклау өлкәсендәге уңышларны әйтеп үтте, районга педиатр, терапевт, гомуми практика табиблары кирәк, диде. Авылга кайткан белгечләргә федераль үзәктән 1 млн., республикадан 100 мең сум акча бирелә. Районда аларны алучы ике яшь белгеч бар инде.
Мәдәният өлкәсенә дә әзерлекле, яшь белгечләр бик кирәк.
— Диплом алгач, туры безгә кайтыгыз, — диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов. — Хезмәт хаклары да артып тора, яңа мәдәни–спорт үзәкләре ачыла.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов физкультура академиясендә безнең районнан 6 гына студент укый, бу гына аз, диде. Арча районы спорт буенча да сынатмый, дөнья күләмендә җиңү яулаучы спортчыларыбыз да бар. Мөмкинлекләр тагын да зур, тиздән Боз сарае ачыла, спорт комплексы һ.б. эшли. Безгә тренерлар, спорт белгечләре бик кирәк.
Мәктәптә ныклы белем алу, үзеңне төрле яктан үстерүнең нинди әһәмияткә ия булуына Арчаның В.Ежков исемендәге 1нче, 3нче мәктәпләренең элекке укучылары, булачак архитекторлар Динә Мамаделиева, Миләүшә Гәрәева, Динара Галимуллина, Линар Мөхәммәтвәлиев, Айдар Насыйров чыгышларын тыңлагач, тагын бер тапкыр инанасың.
Алар мәктәптә укыганда ук рәсем ясарга яраталар. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетына килеп үзләренең идеяләрен тәкъдим итәләр. Әнә шулай Борһанов урамындагы соры стеналар алар ясаган рәсемнәр белән яктырып китә. Сәнгать мәктәбендә осталыкларын арттырып, архитектура–төзелеш университетына укырга керәләр. Анда башкалардан активлыклары белән аерылып торалар, төрле конкурсларда, үз проектлары белән катнашып, җиңеп чыгалар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары районда мондый талантлы белгечләрнең киләчәктә бик тә кирәк булачагы турында сөйләде. Төзелешләр киң колач белән дәвам итә, 29 мең кешегә исәпләнгән “Алма бакчасы” дип аталган иярчен–шәһәр барлыкка киләчәк һ.б.
Студент яшьләр форумында үзебезнең районның сәнгать осталары матур чыгыш ясады. Һәр өлкәдә талантлар күп бездә!
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев әлеге очрашуның бик файдалы булуын билгеләп үтте, студентларга уңышлар теләде.
— Тырышып укыгыз, без сезне көтәбез! — диде ул.
Студентлар форумы резолюция кабул итте, Арча муниципаль районы һәм Арча шәһәре хакимияте каршында студентлар үзидарәсен үстерү буенча совет төзелде, аның бурычлары билгеләнде.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз