Ирекле көрәш буенча ярышлар

2014 елның 28 ноябре, җомга
Казанда Татарстан Республикасы беренчелегенә 1998-1999 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ярышлар булды. Арча данын “Арча” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Анда Лесхоз, Сеҗе, Яңа Кенәр мәктәпләрендә, Арчаның 2нче мәктәбендә, Арча педагогика көллиятендә укучы 10 спортчы катнашты. Сеҗе мәктәбе укучысы Гөлшат Котдусова көндәш-ләре арасында 2нче урынны алды. Үз авырлыкларында Лесхоз мәктәбеннән Зәлия Саттарова, Арчаның 2нче мәктәбеннән Динар Гайнетдинов, Сеҗе мәктәбеннән Рәзифә Тимершәехова 3нче урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International