Эчү юньлегә илтми

2014 елның 28 ноябре, җомга
Эчү юньлегә илтми
Ноябрь аенда ЮХИДИ идарәсе һәм Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәр шимбә рейдлар үткәргән.
Моннан тыш юл–патруль хезмәте тарафыннан юлларда даими контроль булган. Шушы көнгә 383 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Шуларның 52се машиналарга зыян килү белән тәмамланган юл–транспорт һәлакәте. 2 авария булган. 17 ноябрьдә кичке биштә Арча станциясендә (татар зиратын узгач) “ВАЗ” машинасы ике җәяүлене бәрдергән. Ир–ат та, хатын–кыз да исерек булган, кисәк кенә юлга килеп чыкканнар. 23 ноябрьдә көндезге өчтә Зур Бирәзә тау башында “Шкода” машинасы таудан менеп килүче “КИА” автомобиленә юл бирмәү нәтиҗәсендә бәрелешәләр, “Шкода” пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
Тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын тагып йөрмәү, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу, балаларны махсус креслосыз йөртү, алгы ян тәрәзәләрне каралту, пычрак, кырылган номерлар белән йөрү, җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары да теркәлгән һәм беркетмәләр төзелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 җәяүлегә дә 500әр сум штраф салынган.
Шулай ук исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан 5 кеше тоткарланган. Күбесе яшьләр һәм кичке якта булган. Аларга хәзер 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш ел ярым–ике елга машина йөртү хокукын биргән таныклыксыз калалар, машиналары автостоянкада торган өчен дә хәйран түләргә туры киләчәк.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International