Зиратлар ни хәлдә

2014 елның 28 ноябре, җомга
Зиратлар ни хәлдә
Йортның хуҗасына бәя бирергә теләсәң, аның капка төбен кара, диләр. Авыл зиратларын караганнан соң шушы сүзләр искә төште. Зиратларның нинди хәлдә булуы авыл халкының, авыл җирлеге башлыгының нинди булуын күрсәтә түгелме соң? Юк, берәүгә дә каты бәреләсе килми, дөрес аңласыннар. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр.
Авылда яшәүчеләрнең һәрберсенең еракмы, якынмы туганы шундагы зиратта бит. Хәтта ерак шәһәрләрдән дә алып кайтып җирлиләр. Үлгәннәрнең каберен белү ул аларны искә алу, сәдака бирү, я булмаса Коръән ашы үткәрүне генә күз алдында тотмый, аларның хәзер мәңгелек йортларына әверелгән урыннарын, ягъни зиратларны карап торуны да аңлата, минемчә. Элек, хәтерлим әле, бабайлар зиратка барып өмәләр үткәрәләр, печәнен чабалар, черек агачларны кисәләр, кыскасы, аны карап, чистартып торалар иде. Халык аны шулай тиеш дип санаган. Ә хәзер? Беркөн район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Рамил Гарифҗанов белән райондагы зиратларның торышы белән танышып йөргәндә аларның төрле хәлдәгеләрен күрергә туры килде. Кайберләре хәтта йөрәкне өшетте, анда күмелгәннәр өчен күңел әрнеде. Икенчеләре... 15тән артык зиратта булып, чагыштырыр, бәя бирер җирлек табылды.
Беренче булып без Яңа Кишет авыл җирлегенә кергән Симетбаш зиратына юл алдык. Шушы авылда туып–үскән “Таттелеком” акцио-нерлык җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин зиратның ярты ягын чистарттырган, краннар кайтартып зур агачларны кистерткән. Калган өлеше аның киләсе елга башлаган эшен дәвам итүен көтеп калган. Авылына ярдәм итүче иганәче булу бик яхшы, тик барлык эшне аңа аударып калдырып, алма пеш, авызга төш, дип яту...Авыл халкына уйланырлык урын бар монда. “Бу атнада бераз халык белән зиратның бер башын чистарттык”, — ди авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов. Тик югарыдан әйтелгән күрсәтмә буенча гына бер көндә нәрсә эшләп бетереп була?
Шушы ук авыл җирлегенә кергән Кышкар зиратлары да аяныч хәлдә (элек монда ике авыл һәм ике зират булган. Хәзер дә икесенә күмәләр). Ерып чыга алмаслык чытырманлык, ауган, зур кәүсәле агачлар. Кара урман. Кайда кабер, кайда чардуган икәнне дә аера торган түгел.
— Бу авылда ике зират. Гомумән, Яңа Кишет авыл җирлегендә 7 зират бар. Аларны хәзер генә чистартып бетерү һич мөмкин түгел. Яңа Кишет зиратын бик яхшы хәлгә китердек. Хәзер Иске Кишетнекен карый башладык. Беркем яшәмәгән Яңа Мәңгәр зираты да читтә калмады. Акча белән бәйле. Үзара салым һәм халыктан җыелган акча белән генә күп эш башкарып булмый, — ди авыл җирлеге башлыгы.
Авыл җирлегенә зиратларны карап тору өчен акча бүленеп бирелми. Димәк, иганәчеләр табарга туры килә. Ә аны оештыру авыл җирлеге башлыгына йөкләнә. Үзе йөриме, җаваплы кешеләр билгеләп куямы, авыл халкын тартамы — аннан тора.
— Кышкар зираты ягына 31 хуҗалык карый. Мәктәптә 4 бала укый, 8 елга 4 бала туды, 51 кеше вафат булды. Кайсы йортка кермә, өлкәннәр. Чистартырга шул таякка таянган берничә карт чыкты. Койма корырга 480 мең сум акча кирәк. Каян алырга? — ди авыл мулласы Радик Кәримов.
Һаман да шул бер сүзгә кайтып калабыз. Ә авылдан читтә яшәүче туганнары? Минем йортым читтә, берни белмимме? Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән Сөрде ягында дүрт зират бар. Югары Орыныкы аерылып тора. Койма корылган, агачлар киселгән, чистартылган, теләсә ничек түгел, бер буй белән генә күмәләр.
— Иганәче кем? — дигән сорауга авыл җирлеге башлыгы урынбасары Наил Нәҗметдинов:
— Җирле халык, — дип җавап кай-тарды. — Бердәм халык яши биредә. 2008 елдан алып ел да язын-көзен барлык туганнары белән чыгып чис-тарталар. Кызылъяр, Сөрде, Түбән Оры авылларында да бу юнәлештә күп эш башкарылды. Белдерү язып элеп кенә калмыйбыз, өмәгә чакырып һәр йортка газета–журналлар белән хатлар таратабыз. Һәр авылның старостасы бар. Ул эшне оештыра. Бу яктан Кызылъяр халкы бик актив, сөрделеләр дә тырыш.
Яңа Кенәр авыл җирлегенә караган Шурабаш ягындагы зиратларны күреп сокландык дисәм, ялгышмам. Өстән кушылганга гына чыкмаган алар. Системалы эш алып барганнары күренеп тора.
— Бездә зиратларны карап тору — элек–электән килгән гадәт, — ди Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әгъзәм Гайфуллин. — Яз–көз чистартып, җәен печәнен чабып, карап торабыз. — Безнең җирлектә 9 зират бар. Шуларның өчесе–Яңавыл, Яңа Әтнә, Кече Әтнә кебек таралган авылларда. Аларын да онытмыйбыз.
Шурабашның үзендә генә өч зират. Берсе — мариларныкы. 220дән артык әлеге милләт кешесе яши икән. Алар сентябрь аенда ук тәртипкә китереп куйганнар. Яңа Сәрдәдә, Байкалда, Шурада да сүз әйтерлек урын юк.
— Яңа Сәрдәдә Фоат абый мулла булып торды. “Бер йөреп кайту — хәрәкәт ул”, — дип көн дә зиратка барып, әле бер, әле икенче җирен карап тотты. Хәзер ул вафат инде. Аның урынына килгән мулла да бик җаваплы кеше. Ә Шурада иганәче Зиннәтулла Вәлиуллин көче белән зур эш башкарылды. Шулай ук авыл халкы да бу якка бик таләпчән карый.
Яңа Кенәр авылы зиратларына да кул тигәне күренеп тора. “Безгә коммуналь хуҗалык бик булыша”, — ди авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов. Әмма биредә әле эш күп. Яңа Ашыт зиратын да тәртипкә китерү турында уйларга кирәк. Әле көн бар. Өстән кар явып тормый, җир катырган. Тырышсаң, әллә ниләр эшләргә була. Бердәмлек кенә кирәк. Бу урында үрнәк итеп Апаз авыл җирлеген китерергә була. Ул төбәктә зиратларга аерым караш. Иганәчеләре күп, диярсез. Анысы да бар. Ә менә Пөшәңгәр зиратын авыл халкы ярдәме һәм тырышлыгы белән төзекләндерделәр, коймасын кордылар. Бу авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйковның халык белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе.
— Мин үзем дә бик күп зиратларда булдым. Наласа, Сеҗе якларына да чыктым. Кая гына барма, барысында да шушы проблемалар, — ди район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Соңгы елларда бу юнәлештә күп эшләнде инде. Иганәчеләр ярдәме белән зират коймалары алыштырылды, күмү кирәк-яракларын саклау урыннары булдырылды. Тагын күп эш планлаштырыла. Шулай ук зиратлар зурайтылды. Чистарту буенча да күп эшләнде. Тик еллар буе системалы төстә карап тормаганда, ул алай тиз генә бетә торган эш түгел. Читтән алып кайтып күмгән өчен түләнгән акчаларны да имамнар җыеп барып, зиратны төзекләндерүгә юллый. Җирләү тәртибе, каберләрне карап тоту буенча һәр авыл җирлегенең махсус карары кабул ителде. Аларны үтәмәгән өчен закон нигезендә штрафлар да каралган. Ләкин, ни кызганыч, кат–кат таләп итүгә карамастан, әле бу кагыйдәләр халык тарафыннан үтәлми, күп урында алар турында белмиләр дә. Югыйсә, кагыйдәләрне язып зират капкасына элеп кую өчен зур чыгымнар да таләп ителми.
1 декабрьгә кадәр һәр җирлектә атна саен зиратларны чистарту буенча эш алып барылырга тиеш. Монда авыл җирлекләре башлыкларына мөмкин булганча халыкны оештыру буенча эшләргә кирәк.
Бездә халык белән эшләү җитми. Ә май аенда зиратларны чистарту буенча бөтенрайон өмәсе оештырылачак. Киләчәктә ул традициягә әверелер, дип уйлыйбыз.
Зираттан әйбер алып чыгарга ярамый, дип чүпләрен шунда өеп калдыручыларга да сүзебез бар. Дөрес әйбер түгел ул. Элек зиратның печәнен чабып алып кайтканнар, шунда кереп җиләк ашаганнар. Ярамыйга сылтап чүп калдыру зиратны пычрату гына ул.
Симетбаш авылын чыкканда бер язуга күз төште. “Ташламагыз әткәй–әнкәйләрне, туып–үскән газиз нигезне”, — диелгән анда. Бу сүзләр зиратта бездән дога өмет итеп ятучы әти–әниләребезгә дә кагыла. Аларның каберләрен генә түгел, зиратны да карап тору — безнең изге бурыч.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International