Ветеранга тагын бер бүләк

2014 елның 28 ноябре, җомга
Ветеранга тагын бер бүләк
Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Исхак Хәбибуллинның тагын бер бүләге артты. Узган ел Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль булдырылган иде. Аның белән бүләкләнүчеләр арасында Исхак абый да бар. Әлеге бүләкне аңа район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев тапшырды.
— Минем өчен зур бүләк бу! — диде ветеран. — Ленинградлылар мине онытмыйлар.
Моңа кадәр “Ленинградны саклаган өчен”, “Санкт–Петербургның 300 еллыгы истәлегенә” медальләре алган.
Саба районының Сатыш авылында туып–үскән егетне фронтка 1942 елның августында алалар. Шушы елның гыйнварында 18 яшь тулган гына була аңа. Горький өлкәсендә артиллерист булырга өйрәткәннән соң Балтыйк буе фронтына җибәрелә. Батыр сугышчы итеп таныта үзен, агач башында качып утырган дошман снайперын пулеметтан атып төшергән өчен “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Мондый медальне тагын берне бирәләр әле аңа.
1942 елның ноябреннән 1943 елның февраленә кадәр Ленинград фронтында орудияче, полк Ладога күле буенда урнашкан була. Ленинградны блокададан азат итүдә катнаша, Балтыйк буе илләрен азат иткәндә аның пушкасы шактый дошманны юк итә.
Хәрби хезмәттән 1947 елның мартында гына кайта. Ә 1 апрельдә ул инде МТСта тракторчы, аннан соң токарь, слесарь хезмәтләрен башкара. Пенсиягә чыккач та чакырып эшләтәләр, чөнки андый осталар бик кадерле, 70 яше тулганчы эшли әле ул.
Исхак абый авылдашы Гатифә апа белән, матур гаилә корып, биш бала үстерәләр. Гатифә апа озак еллар балалар бакчасында эшләде.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International