Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Атылган йолдыз гомере
2014 елның 28 ноябре, җомга
Атылган йолдыз гомере
Агымдагы елның август аенда якташыбыз Фәрваз Миңнуллинның тууына 80 яшь тулды. Татар дөньясында тәрҗемәче, тәнкыйтьче, язучы буларак танылган Ишнарат авылы егете әдәбиятыбызга бай мирас туплады һәм иҗат дөньясына дәвамчысын калдырды.
Ноябрь аенда “Казан арты” тарих–этнография музее әдәбият сөючеләрне Фәрваз Миңнуллинны искә алу кичәсенә җыйды.
Фәрваз абый Арча педагогия училищесында районыбызда танылган шагыйрә Наҗия Саттарова, озак еллар Яңа Кишет мәктәбе директоры булып эшләгән Әмир Шәяхмәтов, Дамир Галимов (Аллаһы Тәгалә аның рухын шат кылсын) белән бер курста укыган. Аларның хәтерендә сабакташлары бары якты гамәлләре белән генә истә калган.
“Укыганда ук аның төпле, тырыш икәнлеге күренә иде, — дип сөйли Наҗия Саттарова. — Безнең укыган еллар бик авыр чорларга туры килсә дә, ул Фәрвазның укуга мәхәббәтен сүндермәде. Гомере буе күп яшь язучыларга үсәргә ярдәм иткәндер. Арабыздан иртә китүе күңелне әрнетсә дә, аның эзе әдәбият дөньясында калды һәм рухы арабызда яши. Атылган йолдыз эзе калдырса да, гомере дәвергә тиң”. Наҗия ханымның сабакташына багышлап язган һәм бүгенге кичәдә тамашачы хозурына тәкъдим иткән шигырендә дә үкенеч хисләре чагылды сыман.
Әмир Шәяхмәтовта 1954 елда төркемдәшләре белән төшкән фотосүрәт кадерле ядкәрь булып саклана. Фәрваз Миңнуллин белән аңа училищеның соңгы курсында укыганда бер фатирда яшәү насыйп була. Әмир абыйның тел укытучысы һөнәрен сайлауга да этәргеч бирә сабакташы, хәтта университетта диплом яклаганда оппоненты, ул чакта аспирантура тәмамлаган Фәрваз Миңнуллин була.
Язучының апасының улы Хәниф Әхмәтов янгын частеның Яңа Кенәр бүлекчәсендә эшли. Фәрваз абыйсы аның күңелендә дә бары якты хатирәләр генә калдырган. Үзе студент вакытта еш кунак була Хәниф абый алар йортында. Аның өчен гомергә онытылмаслык вакыйга — армиягә китүдә Фәрваз абыйсының ярдәме. Буе кыска булганлыктан армиягә алынмаган Хәниф ярдәм итүен үтенеп абыйсына бара һәм бер атнадан повестка алып ил чиген сакларга китә.
Ишнаратта туганлык җепләрен саклап торучы язучының туган йорты бар. Кичәгә бу нигезнең учагын сүндермичә, ире Мәликнең туганнарына бар күңел җылысын биреп яшәүче Рәфидә апа да кунакка килгән. “Безгә Фәрваз абый кайткан көннәр бәйрәм була иде, — дип истәлекләре белән уртаклаша ул. – Җәен мин бик иртә торсам да, Фәрваз абый инде миннән дә алда торып, җырлый–җырлый ишегалды себереп йөри, гәрчә аны алдагы көнне генә себергән булсак та. “Сеңлем, ачуланма инде, чиста икәнлеген дә күрәм, әмма шушылай эшләвем миңа бик рәхәт була”, — ди торган иде. Кайчак Фәрваз абый белән кунакка Шәһидә, Гариф Ахуновлар, Рабит Батулла кайта иде”.
Кичәнең кадерле кунаклары – язучының хатыны, шагыйрә Асия Минһаҗева, кызлары Ләйлә һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллиналарның кадерле кешеләре турында истәлекләре күп. Асия ханым ире турында аның яхшы кеше булуын “Әйбәт кеше иде, беркайчан зарланып яшәмәде, хәтта үлем түшәгендә бик авырып ятканда да зарлану сүзләре әйтмәде”, — дигән җөмләгә сыйдырса, Йолдыз әтисенең искиткеч чисталык яратучы, пөхтә, төгәл кеше булуын хәтерли. Әтисе үлгәндә аңа 9 яшь кенә була, әмма “Шул кыска гына вакыт эчендә дә әти мине тормышның күп кагыйдәләренә өйрәтеп калдырган. Әти туры сүзле иде, кешене рәнҗетеп яшәмәгән. Хәтта тәнкыйть мәкаләләрендә дә кешенең хәтерен калдырмаслык итеп фикерен әйтеп бирә алган”, — ди ул.
Менә 20 ел инде Фәрваз Миңнуллин арабызда юк. Әмма исеме, башкарган эшләре аның рухын һәрвакыт искәртеп тора. Тәрҗемә иткән китаплары Джек Лондонның “Мартин Иден”ы, Герберт Уэллсның “Күренмәс кеше” һәм “Галәмнәр сугышы” ничә буын вәкилен чит ил тормышы белән таныштыра, ул төзегән дәреслекләр мәктәпләрдә кулланыла. Носы мәктәбендә аның иҗаты аерым урын биләп тора, “Казан арты” тарих–этнография музеенда барлык китаплары саклана. Бу турыда мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов һәм музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов җиткерде. Кичә ахырында Йолдызның дусты, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләрен бүләк итте.
Ишнарат зиратының төрле яктан кояш җылытучы урынында Фәрваз абыйның кабере язучының исән чагында сулап туя алмаган авыл һавасын сулап, күреп туя алмаган гүзәллеген күзәтә сыман...
P.S. Кичәдән соң шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина һәм Рүзәл Мөхәммәтшин “Каурый каләм” әдәби түгәрәге әгъзалары һәм Арчаның 5 нче гимназиясе укучылары белән очрашты.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз