Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иманлы йорт
2014 елның 28 ноябре, җомга
Иманлы йорт
Балага ана карынында 4 ай да 10 көнлек вакытта ике фәрештә җан өрә. Шул вакытта кешенең гомере, ризыгы язылып куя. Шурабашта яшәүче 7 бала әтисе, авыл мәчете имамы Газинур Һадиев шулай ди.
— Үзегезнең 4 балагыз янына тәрбиягә бишенче баланы алу өркетмәдеме? — дигән сорауга Газинур болай дип җавап бирде:
— Юк, өркетмәде. Баланың ризыгы ана карынында ук язылып куелган була.
— Бертуган сеңлемнең улы ул, — ди Газинурның тормыш иптәше Зөлфия. — Тумыштан алып үстердек. Бик зәгыйфь иде. Медиклар, кеше булмый бу, диделәр. Табибларга, менә күрерсез, 3 яшьтә җитәкләп сезнең янга алып киләм мин аны, дидем. 2 яшькә кадәр башын да күтәрә алмады, 3 яшькә кадәр йөрмәде дә. Куллары белән сөт шешәсен дә тота алмый иде. 6 айга кадәр имездем. Ул вакытта 1 яшь тә 3 айлык балам бар иде, әле аны имезә идем. 3 яшьтән чытыр чаба башлады. Хәзер 2нче сыйныфта укый.
— Зөлфиянең тырышлыгы бик зур булды, — ди Газинур. — Кәҗәләр тотабыз, кәҗә сөтенең дә файдасы булгандыр. Догалар белән өшкерүнең дә шифасы зур.
— Бала йөрәктә булды, файдасы тисен дип, бал кортларына кадәр чактырдым... — ди Зөлфия.
Гаиләдә тагын ике бала туа. Кечкенәсе Нәзиргә 1 яшь тә 8 ай. Исемнәре бигрәк матур: Язнур, Гөлнур, Таңсылу, Зөһрә, Азат, Зөләйха, Нәзир.
— Мондый матур исемнәрне каян таптыгыз, кем кушты? — дип сорыйм.
— Исемнәр китабы бар безнең, — ди Газинур. — Исемнең мәгънәсе булырга тиеш. Кече улымның исеме Нәзир “алдан күрүче” мәгънәсен аңлата.
— Нәзир нәкъ кайната инде, чуар йөрәкле булыр, бер дә йокысы юк, — ди улын сөеп Зөлфия. — 38 яшьтә алып кайттым үзен. Балалар да нишләргә белми энекәшләре өчен, мәктәптән сагынып кайтабыз, диләр.
Өстәлдә урман сый–нигъмәтләре. Бүлмәгә гөмбә, каен җиләгенең хуш исе таралган.
— Урманны бик яратам, — ди Зөлфия. — Төрле якта урман безнең. Быел 100 литр каен җиләге җыйдым. Блендер белән болгатып, шикәр комы кушам да, суыткычка куям. Гөмбәне дә тоз, тәмләткечләр салып кайнатам да, суыткычка урнаштырам. Бозыла дип куркасы юк.
Зур майонез чиләгендәге каен җиләге суыткычта хәтта катмаган да. Бар ризык үзләренеке: ите, сөте, каймагы, бәрәңгесе, яшелчәсе...
— Балаларның тәртипле булып үссеннәр өчен буш вакытлары калырга тиеш түгел, — ди Газинур. — Безнекеләр йорт арасында булыша, дәрес әзерли.
Олысы — Язнур Әлмәттә мәдрәсәдә укый. Калганнары мәктәптә, кечесе өйдә.
Зөлфия Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Газинур училищеда электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Колхозда тракторчы, электр белән эретеп ябыштыручы булып хезмәт итә. Мәктәптә эшли. Аннан 25 гектар пай җире алып, үзенең фермер хуҗалыгын оештырып җибәрә. Печән үстерәләр. Артыгын саталар. Тулы комп-лект белән бер тракторлары бар. Газинурның әтисе Габделнур гомере буе урманчылыкта эшләгән, авыл мәчетендә имам булып торган. 85 яшендә вафат. Бүген әтисе эшен Газинур дәвам итә — мәчеттә имам. Зөлфия дә намазга баскан. Балаларын да иманлы итеп тәрбияләргә тырышалар.
...Аларның ике катлы йорты әллә каян күренеп тора. Газинур үзе проектын төзеп, йортны төзүчеләр белән бергә күтәргән. Әле эше бетмәгән. Идәннәренә кадәр җылытыла. Су кергән, канализация эшләнгән. Автомат кер юу машинасы келтер–келтер эшләп утыра. Душ бүлмәсе, мунча да шунда гына. Өй җылы. Балалар мәктәптән кайтуга аш пешкән. Иманлы йортта үзенә бертөрле җанга рәхәт.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз