Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәр чорның була үз матурлыгы
2014 елның 28 ноябре, җомга
Һәр чорның була үз матурлыгы
Тормыш дигәнең төрле яктан сыный кешене. Ике сүзнең берендә Аллага шөкер, дисә дә, Фирдәвес апа заманында авырлыгын да, шатлыгын да, кайгы–хәсрәтен дә кичергән. Хәзер туган йорттан читтә үз тормышлары белән яшәгәч тә, ул тугыз баланы аякка бастыруы бик җинел булгандыр, дисезме?
— Мәүлия, Сәүбән, Әсфия, Гүзәлия, Җәүдәт, Рузия, Мәгъфүр, Фаиз, Лилия (Фаизнең игезәге дә бар иде әле, кечкенә чагында вафат булды) — барысының да үз гаиләсе. Хәзер шулай. Аларны урнаштыру, ай-һай, җиңел булмады. Кешеләр алдында ким–хур да итәсе килми бит. Бүген Рузиям — Мирҗәмдә, Гүзәлиям — Казанбашта, Җәүдәт, Фаиз, Әсфиям — авылда, Мәүлиям — Урта Курсада, Лилиям Югары Курсада яши. Үз янымда улым Сәүбән, киленем Тәнзилә. 20 оныгым, 6 оныкчыгым гына бар, — ди Төрнәледә гомер итүче Фирдәвес Шәйхуллина.
Тумышы белән дә шушы авылдан ул. Алты балалы гаиләдә бердәнбер кыз һәм иң өлкәне. Шуңа энеләрен карау аңа эләккән. Әтисе Шәйдулла абый курку белмәс, туры сүзле булса, әнисе Нәсимә апа булдыклылыгы, шат күңеллелеге белән дан казанган.
— Безнең Төрнәле халкы заманында чабата ясап көн күрде, — ди Фирдәвес апа.— Без дә читтә калмадык. Гаиләне туендырырга кирәк бит. Без чабата ясыйбыз, әни шуларны атна саен Казанга илтеп сата. 6 сыйныфны тәмамлаганнан соң фермага киттем, Гайния апа белән сарыклар карадым. Аннан сыерлар саудым. Нинди авыр хезмәт бар, барын да эш-ләдем. Иң дөресе шул. 13–14 яшьлек бала гына бит әле мин ул чакта. Капчык белән онны күтәрергә авыр булгач, әни килеп булыша иде.
1957 елны 18 яше тулып кына киткән кыз, яңа армиядән генә кайткан Фоат исемле егеткә кияүгә чыгып, хәзер яшәгән йортына килен булып төшә.
— Урлап алып китте ул мине. Ике тапкыр сорап килде. Әни мине күршеләргә кертеп, яшереп калдырды. Җибәрәсе килми, мин йортта аның уң кулы, бердәнбер булышчысы бит. Никахка да киләсе түгел иде әле. Колхоз рәисе барып сөйләшкәч кенә риза булган. Бирнәләремне дә соңыннан гына, бераз тынычлангач әзерләп бирде. Кайнанам Миңсылу коры булса да, җайлы кеше иде. Һәркемнең бер акылы була инде. Ияләшкәч, бер–береңнең көеннән торып яшисең. 28 ел кайнана белән тордым. Сүзгә килгән булмады. Хәзер менә үзем 19 ел килен белән яшим. Аллага шөкер, серләребез килешә, — ди Фирдәвес апа килене Тәнзиләгә күрсәтеп.
Фирдәвес апа үзе дә бик тере әле, сөбханалла. Гомердә дә 77 яшьне бирмәссең. Ашарга да әзерли, терлекләр дә караша. Өч сыерлары, икешәр үгезләре, бозаулары гына бар.
— Балалар эшләп торганда, көч–куәт булганда асрыйбыз әле, — ди ул. — Бөтен терәгем шул балаларым инде минем. Ирем вафатына да күп еллар узды. Шунысына сөенәм, балаларым бик игелекле булды, килеп, хәлләремне белеп торалар. Үземнең дә исем китеп тормый, бераз күренми торсалар, яннарына чыгам да китәм. Көчемнән килгәнчә булышырга тырышам. Бик күп йөрим мин. Балалар да сүз әйтми. “Әни, бу атнада кайларга барасың, планыңны төзеп куйдыңмы әле?” — дип шаярталар кайчак. Шул хәрәкәт картаерга ирек бирми дә инде миңа. Күз күреп, аяклар йөргәндә нигә картлыкка бирешеп торырга?
Аз гына буш вакыты булдымы, оекбашлар бәйли. Аларны сатып, гаилә бюджетына үзеннән акча да кертә әле. Күршеләренең хәлен белергә дә өлгерә. Авылдагы ялгыз, тәрбиячесез калган карчыкларны да карарга иренми.
— Бик яхшы кеше ул Фирдәвес апа, бөтен авыл халкы үзен ихтирам итә, — ди күршесе, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев.
Әнә шундый искиткеч кеше белән очрашырга туры килде миңа. Аның җитезлегенә, шат күңеллелегенә, өлгерлегенә сокланып карап тордым. Картлык–шатлык түгел, дияргә яратабыз. Юк, һәр чорның үз матурлыгы була икән. Фирдәвес апа кебек тормышның тәмен белеп яшәргә генә кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз