Күңел җылыларын биреп

2014 елның 28 ноябре, җомга
Күңел җылыларын биреп
“Татарстан” ширкәтенең баш зоотехнигы Илдус Сабиров районда иң озак эшләүче тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Һәр көне фермада терлекчеләр янында үтә аның.
— Безнең сыер фермаларының дүртесендә бозаулату бүлекләре бар, — диде ул Иске Чүриле фермасында йөргәндә. — Терлекчелектә күпмедер уңышка ирешим дисәң, иң беренче шуларны булдырырга кирәк.
Хәзерге вакытта бүлектә 48 сыер бар. Бозауларга ике ай кала аларны бирегә кертеп, аерым рацион белән тәрбиялиләр. Солы пешереп ашаталар, сыйфатлы печән бирәләр.
— Сыерлар аерым боксларда бозаулый, — дип таныштыруны дәвам итте белгеч. — Өч көннән бозауга солы, махсус катнаш азык бирә башлыйбыз. Акбур, күмер, тоздан өзгән юк.
Салкын ысул белән асрауга күчкәч тә бозаулар үзләрен әйбәт хис итә. Монда саф һава, рәхәтлек хөкем сөрә, тәрбия әйбәт.
Бозаулату бүлегендә эшләүче ирле–хатынлы Альбина һәм Фидаил Галәвиевләр барын да тәртиптә тоталар, хезмәтләрен яратканнары күренеп тора.
Таналар, сыерлар кардада, анда саламы да, печәне дә җитәрлек. Савыла торган сыерлар көнгә 35–40 килограмм сенаж, 3,5 килограмм фураж, 1әр килограмм майсыз түп ашый. Усадтан барда кайтарыла.
— Нарат ылысы да туратып бирәбез, — ди баш белгеч. — Кыш буе ылыстан өзмәячәкбез.
Ул тырыш терлекчеләрнең исемнәрен атады. Сыер савучылар Евгения Романова, Рафидә Сабирҗанова, Инзилә Хөснетдинова, бозау караучылар һәм симертү бүлегендә эшләүчеләр Фидания Гобәева, Гөлсәрия Мөхәммәтҗанова, Динара Хафизова, Мөршидә Хафизова, Гөлсинә Гайфуллина әйбәт күрсәт-кечләргә ирешәләр.
Терлекчелектәге ун айлык эш нәтиҗәләренә килсәк, мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елның шул чорына карата 102 процент тәшкил итте. “Ватан” ширкәте иң күп үсеш бирде — терлекләр 222 башка артты. Хуҗалыкта яңа тораклар төзү нәтиҗәсе бу.
Р.Хөсәенов хуҗалыгыннан да куанычлы хәбәр алдык. Кушлавычта 200 баш сыешлы торак сафка баскан.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте ун айда 6006 центнер сөтне артыграк сатты. “Игенче”дә — 2626, “Курса МТСы”нда 2003 центнерга артты. Шул ук вакытта “Арча” ширкәтендә 4436 центнерга кимеде.

Район буенча ун айда 100 сыердан 75 бозау алынды. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, Хөсәенов хуҗалыкларында ул 90нан артып китә.
Иң түбән күрсәткеч “Акчишмә”дә — 60, “Игенче”дә — 61, “Нива”да — 66,
“Вамин–Мәрҗани”дә — 65, “Арча” ширкәтендә — 67.

Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International