Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән район халкын һәрдаим сөендереп тора

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән район халкын һәрдаим сөендереп тора. Алар район үзәгеннән ераграк урнашкан, зур булмаган авылларга да йөрергә тырыша. Әле менә Әниләр көне уңаеннан Утар Аты мәдәният йорты, Чулпан, Алан, Иске Масра, Көтек, Югары Аты авыл клубларында концертлар куеп кайтканнар. “Халык бик яратып кабул итте. Мондый концертларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез”, — ди автоклуб җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International