Бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
27 ноябрьдә Арча муниципаль районының 2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрелде.
Ачык тыңлауларны Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев алып барды.
Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча районның финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады.
Ачык тыңлауларда катнашучылар Арча муниципаль районының 2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына бюджет проекты турында фикер алышканнан соң аны хуплауларын белдерделәр, финанс–бюджет палатасына гражданнарның тәкъдимнәрен өйрәнеп, икенче укылышта аларны проектка кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.
Бюджет проекты Арча район Советының якындагы утырышы каравына кертеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International