Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Спортчы начар була алмый
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Спортчы начар була алмый
Курса–Почмак мәктәбе базасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте һәм Сеҗе авыл җирлеге белгечләре ГТО нормаларын тапшырды. Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы, агрокомплекста спорт эшләре буенча җаваплы Хәлил Хәсәнов башта командага “Равняйсь, смирно, вольно!» дип әмер бирде, аннан җитәкче Шәйдулла Сәлаховка «Команда ГТО нормаларын тапшырырга әзер!” дип рапорт тапшырды.
Монда да үзенә бертөрле тәртип булырга тиеш. Бу җитәкчедән тора. Шәйдулла Сәлахов үзе башыннан ахырына кадәр спорт киемнәреннән ГТО тапшыручылар арасында булды. Җитәкченең катнашуы теләсә кайсы чараның дәрәҗәсен, коллективның кәефен күтәрә. Кроссны да ул башлап җибәрде.
— Кешенең сәламәтлеге дару эчү, зарлану түгел, ә хәрәкәт! — ди Шәйдулла Имамович. — Электән без бүлекчәләр арасында спорт ярышлары оештырабыз. Хәтта җиңүче командага үгезгә кадәр биргән булды! Спорт уеннарын туктатмыйбыз. Узган елгы спорт нәтиҗәләре буенча районда беренче урын безгә бирелде. Спорт белән шөгыльләнгән кеше начар була алмый. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Агрокомплекска кул көрәше, татарча көрәш буенча тренерлар алдык. Спорт эшләре буенча җаваплы кеше билгеләдек. Арада спортка сәләтлеләр күп, аларны ачыкларга кирәк. Алдан әзерләнгәч, район шашка ярышында безнең баш хисапчы кыз Гөлназ Зарипова 1нче урынны алды!
Хатын–кызлар арасында 40 яшьтән узганнар кроссында Халидә Әхмәдиеваның үзеннән яшьләрне әллә кайда калдырып йөгерүенә хәйраннар калдык. Ул безгә Гөберчәк мәдәният йорты җитәкчесе буларак күңелле чаралар оештыруы белән билгеле. Иң беренче булып финиш биргәч, котларга, хәлен белергә ашыктым.
— Гел йөгерәм инде мин, — ди ул елмаеп. — Чөмә–Елгада яшим. Машина булмаганда Гөберчәккә кадәр 7 километр араны йөгереп үтәм. ГТО тапшырырга да теләп килдем. Кеше арасында үзе бер күңелле.
18–40 яшьтәге хатын–кызлар арасындагы кросста хуҗалыкта юрист булып эшләүче Зилә Сафиуллина беренче килде. Казанда туып–үскән кыз.
— Спортны яратам, — ди. — Тик менә балалар кечерәк, берсенә — 2, икенчесенә 5 яшь. Спорт белән шөгыльләнергә вакыт юк. Вакыт тапсам, чаңгыны сайлар идем.
58 яшьлек, гараж мөдире булып эшләүче Әгъләмҗан Әхмәтҗанов әкрен генә тиешле араны йөгереп үтте. Сөбханалла, бу яшьтә һәркем ерак арага йөгерә алмый.
— Компьютер белән бозылган заманда үсмәдек без, — дип сөйли Әгъләмҗан. — Яшьтән чаңгыны яраттым. Үрнәктә укыганда 1нче урыннарны ала идем. Безнең мәктәп ярышларда призлы урыннарны алмый калмый иде. Аяктан чаңгы төшмәде. Хәзер Мөрәледән Сеҗегә 3 километр йөреп эшлим.
27 яшьлек баш агроном, яңа гына республиканың агрономнар ярышында җиңеп кайткан Рөстәм Мөхәммәдиев гәүдәле егет. Ныклыгы, хәрәкәтчәнлеге ягыннан спортчы икәнен чамалап була. 3 минут эчендә герне 82 тапкыр күтәрде.
— Курса–Почмак мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләндем, —дип сөйли. — Хәзер дә ташлаган юк. Тренер Рәзил Нәбиуллинга көрәшкә, Арчага бассейнга йөрим. Ярышларда гер күтәрәбез, аркан тартабыз, кул көрәшендә катнашабыз... Көрәшеп, сабантуйларда урын алабыз, аркан тартуда 7 ел рәттән 1нче урын бездә булды, быел гына 2нче урынга калдык.
Шофер булып эшләүче Әнис Гыйбадуллин:
— Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында спорт бик каты куелган иде, — дип искә ала. — Хәзер менә хоккей уйныйбыз. Авыллар арасында 6 хоккей командасы бар.
Соңыннан ГТО тапшыручылар Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнде.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз