Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Солдат әниләренә — Рәхмәт хатлары
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Солдат әниләренә — Рәхмәт хатлары
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов солдат аналарына үз исеменнән һәм часть командирыннан килгән Рәхмәт хатларын тапшырды.
— Армиядә хезмәт иткән һәр солдат белән элемтәдә торабыз, — дип сөйләде Алмаз Борһанов. — Һәркайсына папкалар әзерләдек, исемлекләрен булдырдык. Командирларына солдатларның ничек хезмәт итүләрен сорап хат язабыз. Телекүпер оештыруларын сорыйбыз. Район башкарма комитеты белән берлектә туган көннәре белән котлап открыткалар җибәрәбез. Хөрмәтле аналар, армия хезмәтенә яраклы, туган илне сакларга әзер, сау–сәламәт, тәртипле балалар тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә зур рәхмәт.
Подполковник әниләргә, бәйрәм белән котлап, Рәхмәт хатларын тапшырды. Дулкынландыргыч мизгелләр иде ул. Газиз балаңны мактаудан да зуррак бүләк юктыр, мөгаен.
Соңыннан бәхетле әниләр белән сөйләштем.
— 39 яшемдә таптым мин улымны, — дип сөйли Самара өлкәсендә хезмәт итүче Замирның әнисе Зөлфия Насыйбуллина. — Бердәнбер балам ул минем. Ялгыз үстердем. Армиягә барам, диде. Каршы килмәдем.
Зөлфия ханым улы турында яратып, горурланып сөйләде. Фотокарточкаларын да үзеннән калдырмый икән. Бик матур егет.
Каенсардан Зөлфия Сафина ире Марсель белән килгән.
— Өч улыбыз бар, — дип сөйли. — Өчесе дә Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлады. Олысы Руслан Мәскәү өлкәсендә хезмәт итеп кайтты. Хәзер менә Марат Киров өлкәсендә армия хезмәте үтә. Руслан армиядән әнинең кадерен белергә, үз–үзен ир–егетләрчә тотарга өйрәнеп кайтты. Армиягә барырга кирәк, ди.
Марат Арчадан Зиннур Галиев белән хезмәт итә.
— Шундый дус рота ул, — дип исләре китеп сөйли Надежда Галиева.
Өч бала әнисе, Үрнәктән Мөнирә Һадиева:
— Самара өлкәсенә Арчадан 4 егет китте, 4се дә бергә хезмәт итә, — ди куанып. — Хәрби ант кабул иткәндә барган идек, бер якта әти–әниләр елап тора, икенче якта, козырек астына күзләрен яшереп, безнекеләр моңая... Улым Инсаф янына икенче барганда кая ул елау, тәмам солдат булып өлгергәннәр, ныгыганнар, елмаеп торалар. Сөйләшүләре үк икенче, культура да башка.
Мөндештән Гөлфирә Гыйльметдинова да өч бала әнисе. Улы Динар төзелеш көллиятен тәмамлап, Самара өлкәсендә хезмәт итә. Алар, берничә әни, солдат улларының ничек хезмәт итүе турында тәэсирләнеп сөйләде.
Өч малай әнисе Илһамия Садыйкова Алан авылыннан.
— Олысы Айвар армиядән өченче көн генә кайтты, — ди. — Менә хәзер Азат китә. Әнә, әтиләре Фәниснең фотосы бу бүлмәдә эленеп тора. Әфганстанда хезмәт итте ул. Үзем фермада бозаулар карыйм. Аллага шөкер, балаларыбыз сау–сәламәт, дип куанабыз. Барсыннар, армия хезмәтен үтеп кайтсыннар. Олысы армиядән төпле булып кайтты.
Лилия Нигъмәтҗанова Апаз авылыннан. Улы Илмир Амур өлкәсендә разведчик булып хезмәт итә.
— Кытай чигендә, бик ерак җирдә, — ди өч бала әнисе Лилия ханым. — Поезд белән 6 көн бардылар. Барып күргән юк, үзе әйбәт, ди.
Һәм тагын Югары Атыдан Фәридә Галимҗанова (улы Илназ), Арчадан Фирая Мифтахетдинова (Азат), Наилә Гыйльметдинова (Артем), Иске Кырлайдан Гөлсинә Зарипова (Рәнис), Урта Сәрдәдән Рәисә Җиһаншина ( Илнур һәм Рәшит) уллары өчен горурлану хисләре кичерде. Барысы 12 ана Рәхмәт хатлары алды.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз