Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хатын-кызның матурлыгы әни булуда
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Хатын-кызның матурлыгы әни булуда
Әниләр көнен Арча Мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. Халыкны социаль яклау бүлеге һәм мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган очрашулар белән баетылган “Җиһанга да илһам бирә ала аналарның изге йөрәге” дигән искиткеч матур, җылы, якты бәйрәм булды ул.
— Бала үстерү ул — шатлык кына түгел, зур җаваплылык, фидакарь хезмәт тә. Әни авырлыклардан саклый, хаталардан йолып кала, безнең өчен ут йотып тора. Балаларыбыз безгә караганда да бәхетлерәк, тормышлары уңышлырак, игелекле, рәхмәтле булсыннар иде, — диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина аналарны бәй-рәмнәре белән котлап.
“Ана капиталы” сертификатларын бәйрәм рухында бирү матур традициягә әверелде. Бу юлы аны Любовь Осина Хәйруллиннар, Мөхәммәтгалиевлар, Кәримовлар, Шәмсетдиновлар гаиләләренә тапшырды. Сәхнәгә аналар ирләре һәм балалары белән чыкты.
Бүләкләр моның белән генә бетмәде. ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү һәм чакыру буенча бүлек җи-тәкчесе Елена Миңнемуллинага бу өлкәдәге уңышлары өчен үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды.
Хатын–кызларыбызны бәй-рәмнең кунагы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, юмор остасы, прозаик Камил Кәримов та күңелле итеп котлады.
— Ирләрегез “ояда утырган ана”, ягъни сезнең, балаларының әниләре янында гына булсын дисәгез, безнең турыда да онытмагыз. Без дә сезнең назга мохтаҗ, — диде ул уены–чыны белән.
Очрашулар, танышулар, аралашулар... Менә шулай гомер күрмәгән, әмма искиткеч яхшы, изге затлар турында беләсең. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов башкарган җыр Шурабаштан күп балалы Һадиевларга багышланды. Залдагылар экран аша алар тормышының кайбер мизгелләре белән дә таныша алды. Югары Курсадан икесенә дә бер үк көнне 85 яшь тулган, 60 ел тигез матур гомер иткән, күп бала тәрбияләп үстергән Мөкәррәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовлар һәркемдә соклану хисе уятты. Мөкәррәмә апа биеп тә җибәргәч, зал гөрләтеп кул чапты. Соңыннан балалары аларга яраткан җырларын бүләк итте.
Түбән Пошалымнан биш бала тәрбияләүче Ильвира һәм Илнар Зиннәтуллиннар белән дә башта видеофильм аша таныштык. Яшьләр генә булсалар да, нинди изге күңелле кешеләр. Өч балалары өстенә тагын ике сабыйны балалар йортыннан алып, аларга ата–ана назы биргәннәр. Тулы гаиләдә тәрбияләнү бала өчен бик зур бәхет ул. Арча станциясендә яшәүче Гөлира һәм Фидаил Шәяхмәтовларны шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Алар да ике балалары янына тәрбиягә тагын ике бала алганнар. Аларга карата мөнәсәбәтләренә, ничек тәрбия бирүләренә исең китәрлек. Камил белән Камилә әти-әниләре өчен үлеп торалар. “Мин генерал булам”, дип хыялланган Камил хәзер кадетлар мәктәбендә укый, Камиләсе сәхнәдән төшми, биюче. Әтиләре Фидаил дә ничек матур җырлый икән. “Әле тагын бик күп еллар бергә, яшиселәр булса иде тагын”, — дип җырлады ул хатыны һәм кызына наз тулы күзләре белән карап.
Әфганстан сугышында катнашып, “Батырлык өчен” медаленә лаек булган, исән–сау кайтып та сәла-мәтлегенә нык зыян килү сәбәпле, вафат булган Рәдифнең әнисе Наҗия Ишбаева, “Булгария” теплоходында балалары батып үлеп, хәзер оныкларын тәрбияләүче олы йөрәкле, нык характерлы Маргарита Ефремова, шулай ук улы белән киленен югалткан, ике оныгы ятим калган Сания Мифтахованы да сәхнәгә чакырдылар ул көнне. Авырлыкларга түзә алмыйча таш та ярыла, ә ана йөрәге барына да түзә. Тик авыр хәсрәтләр аның йөрәгеннән мәңгегә китми. Ә тормыш дәвам итә. Ул балалар хакына яши. Бу минутларда сәхнәдәге-ләрнең генә түгел, залдагыларның да күзләрендә яшь иде.
Бераз киеренкелекне таратып, сәхнәгә “Башваткыч” тапшыруында машина откан Яңа Кишет китапханәчесе Надия Йосыпова гаиләсе чыкты. Ул да өч бала анасы. 27 ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган. Чыннан да, бу бүләккә, мактауга лаек кеше.
Бәйрәм әнә шундый кызыклы һәм эчтәлекле булды. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр чыгыш ул көнне залдагылар өчен генә түгел, ә барлык аналарга багышланды.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз