Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алай да чишмәләр бар әле...
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Алай да чишмәләр бар әле...
Табигатьнең могҗизасы ул, чишмәләр. Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров белән Кәче авылындагы Зур чишмә янында басып торабыз.
— Чишмәләргә бай безнең авыл, — ди ул. — Менә монысы бөтен авылны су белән тәэмин итә.
Шушы җирлектән район Советы депутаты итеп сайланган Рамил Әхмәтгалиев төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә булышып тора. Быел әлеге чишмәне төзекләндерергә булганнар, кирәкле бөтен материалны биргән. Бертуган Рәис, Илфат (ул авыл зираты өчен дә җаваплы), Илгиз Нәзировлар чишмәне һәркем сокланырлык хәлгә китергәннәр, плитәләр җәелгән, койма белән әйләндерелгән. Илгиз Бөгелмәдә яши, шушы изге эшне башкару өчен махсус ял алып кайткан.
Рамил Сәйфуллин капканы бик матурлап эшләгән, Данис Мифтахов кирәкле материалларны ташып торган.
Быел Кәче зираты коймасын яңартуда да шушы егетләр зур өлеш керткән, билгеле, монда бөтен авыл катнашкан.
Сүзебез чишмәләр турында бит әле.
— Бервакыт Бирәзә тау битендә Рамил белән Эмильне очраттым, — дип сөйли Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. — Нишләп йөрисез, дим. “Чишмәләрне карап йөрүебез, — ди Рамил. — Берәр чишмәне төзекләндереп куярбыз, дигән идек”.
Газета укучыларыбызны таныштырып үтик — Рамил Гарипов Урта Бирәзә авылында туып–үскән, заманында районның танылган спортчысы иде. Эмиль аның улы, хәзерге вакытта “Ак Барс” хоккей командасының капкачысы. Яшьләр арасында дөнья чемпионы булып кайткач, без аның белән Урта Бирәзәдә очрашкан, бу турыда газетада язган идек.
Быел менә Урта Бирәзәдә ике чишмә тау астында тирә–якка ямь биреп тора башлады. Халык аларның берсен — “Рамил чишмәсе”, икенчесен “Эмиль чишмәсе” дип йөртә. Сулары бик тәмле, ярты Арча шуннан ташый диләр.
Урта Бирәзәнең бер чишмәсеннән су ташып азык комбинатында лимонад ясаулары турында да шунда ишеттек.
Яраткан язучыбыз Мө-хәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге геройларның берсе Сафый абый чишмәне карап тора, өстен яба, тамагын, әйләнә–тирәсен чүп–чардан чистарта. Үзе караган чишмәнең кешеләргә бик кирәкле булуын күргән саен бәхетле тавыш белән: “Алай да чишмә бар әле!” — ди.
Һәммәбезгә дә шундый бәхетне тоеп яшәргә язсын!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз