Яшүсмерләр арасында кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге
2014 елның 5 декабре, җомга
Түбән Новгородта 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булган. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Пермь, Түбән Новгород һәм башка өлкәләрдән 400дән артык спортчы катнашкан. Татарстан җыелма командасы составында “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Фәнис Мөхәммәтшин кул астында тәрбияләнүче өч кеше булган. Һәм алар сынатмаган. Үз үлчәү категорияләрендә Арча педагогика көллиятеннән Рамилә Әхмәтҗанова — беренче, Ильяс Сафиуллин — бишенче, Иске Чүриледән Илшат Хәбибуллин дүртенче урынны яулаган. Татарстан җыелма командасының беренче урынга чыгуында аларның да өлеше бар.