Химия-биология буенча профильле укыту

2014 елның 5 декабре, җомга
Шушмабаш урта мәктәбенең 10-11 сыйныфларында химия-биология буенча профильле укыту алып барыла. Сәләтле, алдынгы карашлы балалар, фән олимпиадаларында җиңүләр яулап, фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгышлар ясап, югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торалар һәм уңай нәтиҗәләргә дә ирешәләр. Казан милли тикшеренү технология университеты тарафыннан оештырылган “Уңышка юл — 2014” программасы кысаларында Шушмабаш мәктәбенең 11А сыйныф укучылары “Иң яхшы профильле университет сыйныфы” республика бәйгесендә приз-лы өченче урынны яулаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International