Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Так яралмасаң, так калмыйсың
2014 елның 5 декабре, җомга
Так яралмасаң, так калмыйсың
Февральдә тугангамы, Минсәвирә кышны бик ярата. “Нәрсәсен яратасың шул кышның”, — диючеләргә: “Чисталыгын. Егылсаң, буялмыйсың”, — дип шаяртып җавап бирә.
Салкын кышны яратса да, күңеле җылы, якты аның. Бәлкем, язмышының бер кырые китек булуы аны шундый иткәндер?! Менә Минсәвирә белән эшендәге кечкенә генә ял итү бүлмәсендә кара-каршы утырып, үткәннәрен барлыйбыз. Сөйкемле, чибәр ханым. 53 яше белән барса да, еллар аның матурлыгын җыерчыклар белән күммәгән. Матур сөйләшә, бик күп белә, үзенең төпле фикерләре бар. Әмма язмышыннан зарланып ник бер сүз әйтсен. Тормышыннан, бүгенге көненнән бик канәгать ул.
Минсәвирә Мөбарәкшина Чөмә-Елга авылыннан. Өч малай тәрбияләүче гади колхозчы гаиләсендә көтеп алынган дүртенче кыз.
Курчак кебек матур бала була ул. Абыйлары аны бик ярата. Әти-әнисе нәни кызчыклары өчен ни эшләргә белми. Әмма күңелсезлек сорап йөрми, көтмәгәндә килә, диләр бит. Өч айлык вакытында ул Минсәвирә ишеген дә кага.
— Сабантуй вакытында була ул. Әни кунаклар белән исән-ләшеп киләм, дип мине туганнан–туган апага тоттырып калдыра. Апа үзе дә бала гына бит, мине күтәргән килеш ишегалдындагы ташка сөртенеп егыла. Бик каты елаганмын ул вакытта. Шуннан соң гел елый торган булганмын. Ул елларда хастаханәгә йөгерү юк бит. Мине әби дәвалаган. Таң сулары алып коендырган, өшкергән, ягып томалаганнан соң, бәйләп агач көрәккә салып мичкә тыккан. Тик файдасыз. Бераздан әни аркада каз йомыркасы кадәр төер чыкканын күргән. Шунда хастаханәгә алып барганнар, тик соңга калгансыз инде, егылгач та килергә иде, дигәннәр. Башта корсет кидем, тик бөкре бетү түгел, минем белән бергә үсте. Гәүдәгә дә кечкенә булып калдым. Югыйсә, минем әти-әни дә, абыйлар да зур гәүдәле булдылар, — ди Минсәвирә.
Әмма кимсенеп яшәми ул. Дуслары да якын итә, үз араларына кертә. “Андый икәнеңне күрмибез дә”, — диләр. Башта Сикертән мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый, аннан Сеҗедә укый. Интернатта яши. Шул вакытта кызларның чәчләрен ясый, матурлый. Чәчтараш булырга хыяллана. Әмма әтисе: “Авыл җирендә андый эш юк. Әнә тегүче булырга укы”, — ди.
— Нишлисең, әтигә каршы килеп булмый. Абый белән киттем. Тик, бәхетемә, мин керәсе төркем тулган булып чыкты. Бик сөенеп кайтып киттем. Абый белән генә сөйләштем дә, чәчтарашлыкка укырга кердем. Әтигә бу хакта кулга диплом алгач кына әйттем. Башта көнкүреш салонында эшләдем, аннан станциядәге чәчтарашханәгә күчтем. Хәзер менә шәһәр үзәгендә эшлим, — ди Минсәвирә Мөбарәкшина.
35 ел гомерен ул шушы хезмәткә багышлаган. Яратып, күңел биреп эшли. Балачактан инвалид булса да, группа артыннан да йөрми. 1995 елда гына өченче группа биргәннәр. Хезмәттәшләре дә дус, тату. Җитәкчеләре Рәшит Сәгыйтов та ихтирам итә үзен, кирәк чакта ярдәм кулы суза, фатир алганда да ул булыша.
— Гомумән, тирә-ягымда һәрчак яхшы кешеләр генә булды. Җиткән кыз булып, егетләргә күз төшә башлагач кына бераз кимсенү хисе кичердем. Иптәш кызларым кебек гаилә корасым, балалар үсте-рәсем килде, — ди Минсәвирә. — Тик мин егетләр белән йөрмәдем. Шуңа үземә иптәшкә бала табарга булдым. Кешеләр мине аңларлар, дип уйладым. Гаилә кора алмыйм бит.
Әмма ялгышкан булып чыга кыз. Так яралмасаң, так калмыйсың, диләр өлкәннәр. Минсәвирәне дә язмышы үзе эзләп таба. Әнәс тимер юл кибетендә шофер булып эшли. Хатыныннан аерылган. Яшь ханымны бер күрүдә ошата. Озак та очрашмыйлар, өйләнешеп тә куялар. Әнәс дүрт яшьлек Булатны да үз итә, читләргә дә хатынына авыр сүз әйтергә ирек бирми, өйдәгеләренә дә: “Сез түгел, мин торасы. Минсәвирәгә бер авыр сүз дә әйтәсе түгел”, — дип кисәтеп куя. Бик якын итә аны Әнәснең туганнары. Кайнана белән дә уртак тел табалар. “Минем бәхетемә тугансың син, дөнья рәхәтен, балаң игелеген күр”, — ди ул килененә.
— Әнәс белән яши башлаганга да 20 ел була инде, — ди Минсәвирә. — Улыбыз Булат, педагогика училищесын тәмамлап, Алексеевскида укыта. Мирҗәм кызына өйләнеп, гаилә корды. Бер яшьлек оныгыбыз Зәринә бар. Ирем улыма: “Әниең кебек кеше юк. Аның кадерен бел”, — ди. Аллага шөкер, берәүдән дә ким яшәмим. Яраткан эшем, янымда ирем, балаларым бар. Тормышымнан канәгать мин.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз