Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хыялларның офыклары киң
2014 елның 5 декабре, җомга
Хыялларның офыклары киң
Зиләне мин еш күрәм: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашкан бер генә чарадан да калмый, үзе катнашмаса, тамашачы булып, иптәшләре өчен борчылып, уңышларына шатланып утыра. Тирә–ягында һәрвакыт дуслары бар, кайчак кызып–кызып нидер сөйләшәләр. Әнисе дә гел кызы янында.
Соңгы вакытта Зилә Сөнгатуллинаның уңышлары турында еш ишетеп, спортта үз урыны барлыгына шатланабыз. Фәрит Минхәиров җитәкләгән түгәрәктә бочче белән шөгыльләнә ул. Бүген дә без аның белән Укучылар сараенда шөгыльләнү вакытында очрашканда әнисе Диләрә ханым кызы янәшәсендә иде. Атнага ике тапкыр Диләрә ханым кызын күнегүләргә алып килә. Кызга әнисе зур терәк. Диләрә ханым кебек аналарга һәйкәл куярлык. Чөнки кызы өчен ерак чакрымнарны үтеп Россия-нең төрле шәһәрләренә дә барган ана. 19 яшьлек кызын арбадан үзе күтәреп утыртып, төшереп йөртә икән. “Кешегә әйтергә уңайсызланам”, — ди. Шушы нәфис буй–сынлы ханым йөрәгендә никадәр хәсрәт, моң йөртә. Өмет чаткысы анага көч бирә, хыялларга юл яра. Дөньяга зур өметләр баглап китергән сабыена бер яшьләр чамасында балалар церебраль параличы диагнозы куелган ананың халәтен күз алдына китерүе кыен түгел. Төшенкелеккә бирелмәскә, баланы дәвалау өчен төрле юлларын эзләргә гаилә бергәләп тотына. “Ирем Илшат бер тапкыр авыр суламады да, кайнанам баланы алып хастаханә юлыннан кайтып кермәде. Дәва эзләп еракларга чыгып киттек”,— якыннарына күңелендәге рәхмәтләрен җиткерә ул. Тик язмышның кара шәле алар капкасын тагын, инде дистә еллар узгач, шакый. Гаилә башлыгы Илшат Сөнгатуллинны инсульт аяктан ега. Әнә шулай итеп Диләрә ханымның нәфис җилкәләренә тормыш алып бару да төшә.
Әнисенә Зилә еш кына: “И, әни, аякларым йөрсен иде, сиңа булышыр идем. Сиңа бик авыр бит”, — дип кабатлый. Күрә шул ул, аңлый, әнисенең йомычкадай бәргәләнеп, кеше арасында сер бирмәскә тырышып яшәвен. Алай да, көченнән килгәнчә булыша: савыт–саба юа, керләр төрә, өйне җыештырыша. Киенү, чәчен тарау, кашык тотып ашау кебек җиңел саналганнарын да үзе башкара, гәрчә, үзенә җиңел булмаса да. Чөнки Зиләнең бер кулы зәгыйфьрәк, барлык төр хәрәкәтне дә башкарып бетерә алмый. Әмма ул тырыша, хәтта әтисенә оекбашларын кияргә дә булыша.
Кеше белән аралашу өчен күп көч сарыф ителсә дә (чөнки сөйләшү авыррак аңа), өйдә бүлмәдән бүлмәгә үрмәләп йөрергә һәм башка бик күп хезмәтләрне кеше ярдәме белән башкарырга туры килсә дә, язмышына үпкәләми кыз, сыкрануларсыз гына тормышны ничек бар, шулай кабул итә.
Өстәвенә, рухи көч бирүче шөгыле дә барлыкка килде. Ярышларда алган медальләре сигез булган инде, арадан берсе — алтын! Ә уңышларын бүлешергә якыннары гел янәшәсендә: әти–әнисеннән тыш Адилә апасы, энесе Эмиль аның өчен җан атып тора.
Дуслары белән очрашкач, Зилә бөтенләй башка кешегә әйләнә сыман. Чөнки алар бар да аның кебек язмыш сынавына дучар ителгән, аларның дөньяга үз карашы. Тормышта үзләрен чын кеше итеп танытырга, сәләт-ләрен дөньяга чыгарырга ярдәм кулы сузган өчен Зилә түгәрәк әгъзалары исеменнән Фәрит Фәтхи улына рәхмәтле булуын әйтте.
Зиләнең күңелен ял иттерә торган бер шөгыль бар — музыка тыңларга ярата. Үзе дә кушылып җырлый. Шул мизгелләр аның хыял офыкларын тагын да киңрәк ача сыман: их, үз аякларың белән ныклап җиргә басып йөр идең...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз