Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әнкәй, башларымнан сыйпа әле
2014 елның 5 декабре, җомга
Әнкәй, башларымнан сыйпа әле
Арча үзәк китапханәсенең уку залында күп һәм игезәк балалы гаиләләр белән очрашу булды. Очрашуга Арча педагогика көллияте студентлары һәм арчалылар килде. Зал шыгрым тулы иде. Иң башта әниләр һәм бәбиләр темасына багышланган китап күргәзмәсен кызыксынып карадылар.
Очрашуны китапханәче Юлия Ибраһимова алып барды. Әни-ләрне ничек олылап һәм хөрмәтләп була — мулдан әйтелгән назлы сүзләр йөрәккә шифа булып ятты. Китапханәче Миләүшә Кәлимуллинаның йомшак тавыш белән җырлавын әниләр генә кичерә ала торган матур хисләр белән тыңладык.
Ак дөньяны бүләк иттем,
Ак биләүгә сине биләдем.
Ак биләүгә сине биләдем дә,
Ак бәхетләр генә теләдем.
Районыбызның билгеле шагыйре Зиннур Тимергалиевның әниләргә багышлап язган шигырьләрен укуы бәйрәмгә җылы бер нур өстәде.
— Авылга әнинең хәлен белергә кайткач, куна калдым, — дип сөйләде ул. — Төнлә белән өстемнән юрганым идәнгә шуып төшкән икән. Әни килеп, юрганымны өстемә япты, башымнан сыйпады, шундый рәхәт булып китте, әйтерсең лә, 40 яшьлек ир түгел, балачагым...
Әнкәй, башларымнан
сыйпа әле,
Алларыңа башым салырмын.
Балачакны искә
төшерермен дә,
Күңелемнән елап алырмын...
Бүген биредә катнашкан әни-ләрнең дә әниләре бар бит. Кайсылары инде бакый дөньяга күчкән. Күңелләрне әчеттереп искә төштеләр...
Әниләрнең балалары турында сөйләве бәйрәмне иң югары ноктасына алып менде.
— Үзебезнең өч балабыз бар, — дип сөйләде Түбән Пошалымнан Ильвира Зиннәтуллина. — Күптән түгел яңа туган малайны тәрбиягә алдык, озак та үтми 5 яшьлек кызны алып кайттык. Иң башта Казанда балаларны уллыкка яки кызлыкка алу үзәгендә курслар үттек. Нинди кыенлыклар белән очрашырга мөмкинлекне аңлаттылар һәм аларны җиңәргә өйрәттеләр. Яңа туганга караганда зуррак бала алу, чыннан да, кыенлыклар китереп чыгара. 5 яшьтә инде бала формалашкан була. Әмма әкренләп гаи-ләгә ияләштерү, тәртибен уңай якка үзгәртү мөмкин эш. Проблемалар ул үз балаларың арасында да була. Күп балалы гаиләдә балалар бер–берсен тәрбияли.
Шурабаштан Зөлфия Һадиева сөйләгәнен дә яратып тыңладык.
— 7 бала күп шикелле, әмма алар бер–берсенә булыша, йорт эшләренә ярдәм итә, — дип сөйләде ул. — Шундый матур итеп өчпочмак бөгә алар, салатлар ясый. Тумыштан алып үстергән улым “әнием” дип нишләргә белми. Ул хәзер 8 яшьтә. Серемне дә әйтим әле, игезәкләргә кызыгам. Опека бүлегенә кереп, игезәкләр булса, безгә тәкъдим итәрсез әле, дип әйтеп чыктым.
Игезәк балалы әниләр чыгышы да кызыклы булды.
... Ул көнне әниләр өйләренә чәчәкләр, күчтәнәчләр белән кайтып керде. И–и, сөенә дә соң инде балалары. Бергәләшеп тәмләп сок эчәләр, кетер–кетер иттереп көнбагышлы печенье ашыйлар, кавын исе килеп торган мармеладтан авыз итәләр... Китапханәдәге очрашудан әниләрнең дә күңелләре йомшарып, канатланып кайта.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
Татарстанлылар почта маркасы һәм открыткалар авторы була алалар
Почта Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган маркалар блогын һәм автор открыткаларын чыгарачак. Рәсемнәр Бөтенроссия ачык конкурсында катнашучыларның иҗади эшләре арасыннан сайлап алыначак. Хәзерге Россия территориясендә үзләренең мәдәни тәңгәллеге Һәм тел диалектлары булган 190 дан артык этник төркем вәкилләре яши. Карар буенча РФ Президенты Владимир Путинның 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Конкурс Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең үзенчәлеген һәм гореф-гадәтләрен саклауга, үзара ихтирамны ныгытуга һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз