Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Синең карашыңда кояш нуры
2014 елның 5 декабре, җомга
Синең карашыңда кояш нуры
Татар кызы. Синең борынгы әбиләребездән мирас итеп алынган асыл сыйфатларың турында күп сөйләнелә. Шул сыйфатларга тугры калып яшәгәндә генә үзеңнең дәвамчыларыңны милли җанлы итеп тәрбияли аласың. Синнән өйрәнгән гореф–гадәтләрне, йолаларны, милли яшәешне чагылдырган хезмәтләреңне балаларың, шәкертләрең мирас итеп киләчәк буыннарга тапшыручы булачак.
Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге ста- тусына ия Арча педагогика көллияте ике ел рәттән әнә шундый милли җанлы туташларны урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелгән “Татар кызы–2014” республика бәйгесенә җыя. Бәйгедә кызлар үзләренең бар сәләтен, булганлыгын эшкә җигә һәм татар хатын–кызының элек–электән күрке саналган озын толымнар, милли киемнәр дә читтә калмый. Быел кызлар “Матурлык дөньяны коткарыр”, “Гасырлар кайтавазы”, “Алтын кул”, “Хатын–кыз байлыгы — күркәм холык” бәйгеләрендә көч сынашты.
Быелгы җиңүчеләр булып Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова (1 урын), Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Раушания Ильясова (2 урын) һәм Яр Чаллы педагогика көллиятеннән Фәнзилә Җәмилова (3 урын) танылды.
35 уку йорты катнашкан бәйгенең финалына 14 кыз сайлап алынган. Аларның булганлыклары, тырышлыклары, җитезлекләре — жюри бәяләвендә. Бәйгедә катнашучылар арасында Арча районы Югары Бирәзә авылыннан, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә белем алучы Дилбәр Әхмәтҗанова да бар иде. Аның чыгышы “Милли җанлы кыз” номинациясендә бәяләнде. Дилбәр көллияттә пешекче–технолог белгечлеген үзләштерә. Әти–әнисенең җылы кочагында тәрбияләнеп үскән кызга әби–бабай тәрбиясе дә йогынты ясамый калмаган: балачакта тыңлап үскән әкиятләре, тәрбияви хикәяләре, әбисе янында камыр ризыклары пешерү, кул эшләренә өйрәнү Дилбәргә киләчәге өчен юнәлеш була.
Бәйрәм ахырында бәй-гегә укучыларын алып килгән укытучыларның оештыручылар, жюридагылар белән сөйләшкән сүзләре колакка чалынды: “Гадел хөкем иттегез, рәхмәт”. Жюрида халкыбыз өчен янып йөрүчеләр иде шул. Әйтик, “Ак калфак” татар хатын–кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисованы гына алыйк. “Бу бәйрәм гомер–гомергә татарның күрке булган йолаларны җиткерү өстенә милләтебез, киләчәгебез турында уйланырга, фикерләргә өйрәтә”, — ди ул. Миләүшә Морзахановага бәйгенең символына әйләнгән күчмә ак калфак киерткәндә калфакның элек–электән хатын–кызның күрке саналганлыгын, аңарда хатын–кызның гүзәллеге, зыялыгы, зәвыгы чагылганлыгын янә бер кат искәртте.
Бүген тамашачы булып катнашкан мөхтәрәм кунакларның, язучы–журналист, мәдәният хезмәткәрләренең һәммәсенең күңелендә уңай кичерешләр генә. Алар милләтебезнең киләчәге өчен куануын белдерә. Укучыларын бәйгегә әзерләп, күңелләрендә яткан милли орлыкны үстерергә этәргеч бирүдә укытучыларның хезмәте чиксез зур.
Татар кызы кимендә өч: татар, рус һәм инглиз телләре белергә тиешлегенә басым ясап, Кадрия Рәис кызы кызларга Тукайның өч телдә дөнья күргән җыентыгын бүләк итте. Яшьләр милләтебезнең асылын тагын да тирәнтен белү өчен кызларга ул үзләре чиккән әйбер-ләрдән бирнә әзерләү, бәйге барышында чигү кертү тәкъдиме белән чыкты. Димәк, мондый бәйгеләр яшәгәндә онытылып баручы йолалар гына түгел, милли сулыш өрелгән кул җылысы салып башкарылган хезмәт-ләр дә яңарачак.
Розалия
ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз