Авырлыкны бергә җиңик

2014 елның 5 декабре, җомга
Авырлыкны бергә җиңик
Һәр ел 3 декабрьдән башлап физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге үткәрелә. Бу уңайдан һәркайда төрле чаралар, очрашулар, ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Бездә ул Арча Мәдәният йортында зур чара белән башланып китте. Анда Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
— Бирегә мин җитәкче генә түгел, ә Россия гражданины, кеше буларак хәлегезне белергә, сорауларыгыз булса, аларга җавап бирергә дип килдем, — дип башлады ул сүзен. — Тик без билгеләнгән ун көндә генә түгел, гомер буе бер-беребезгә мәрхәмәтле булып яшәргә тиеш. Моңарчы игътибар җитмәгән булса, гафу үтенәм. Минем ишек сезнең өчен һәрвакыт ачык. Килә алмасагыз, шалтыратыгыз, үзем да яныгызга барып килә алам. Исән-сау булыгыз, бер-берегезне ташламагыз.
Ул көнне бәйрәмгә авырдан хәрәкәтләнүчеләр дә, коляскадагылар да килгән иде. Шунысы сөендерә, күбесе кеше арасында булырга, авырлыклар алдында баш имәскә, җәмәгать тормышында актив катнашырга, сәнгать дөньясына тартылырга, спортта үз көчен сынарга, яраткан эшләре белән шөгыльләнергә тырыша. Араларында спорт буенча зур җиңүләр яулаганнары да бар. Әлеге чара барышында да сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында узган Татарстан Республикасының икенче спарта-киадасында җиңүләргә ирешкәннәрен сәхнәгә чакырдылар. Илшат Нуриев бочче буенча беренче урынны яулаган Ралинә Шакировага, өченче урынны алган Рамил Шәрәфетдиновка, Россия буенча бронза медальгә лаек булган Зилә Сөнгатуллинага (тренерлары Фәрит Минхәиров), өстәл теннисы буенча беренче урыннарга чыккан Ришат Әхмәдуллин белән Шахзод Әхмәдовка (тренерлары Гөлнара Мәүлина) бүләкләр тапшырды. Соңыннан Расих Галимҗанов та үзенең җырын аларга юллады.
— Мөмкинлекләре чик-ләнгәннәр өчен безнең районда күп эшләнде, — диде үзенең чыгышында район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев. — Махсус тротуарлар, баскычлар — шуның бер мисалы. Моның өчен без хөкүмәтебезгә, район җитәкчеләренә рәхмәтле. Алар сезнең турында кайгырта икән, сез дә күңел төшенкелегенә бирешмичә яшәгез, исән-сау, безнең арада булыгыз.
Соңыннан мөмкинлек-ләре чикләнгәннәр хөр-мәтенә Сикертән үзеш-чән театры Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен тәкъдим итте.
4 ноябрьдә Арча үзәк китапханәсендә авыл җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар оешмалары җитәкчеләре белән түгә-рәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, Арча үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Фәридә Сабирова, Арча үзәк даруханәсе җитәкчесе Лилия Хәкимова катнашты.
— Инвалидларның барысы да безнең ярдәмгә мохтаҗ, — диде үзенең чыгышында Илдус Әһлиев. — Без аларга системалы, комплекслы һәм адреслы хезмәт күрсәтәбез. Бер генә кеше дә игътибардан читтә калмасын, үзен кирәксез итеп тоймасын өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышабыз. Әгәр авылларда читтә калган кеше булса, мәгълүмат сездән килергә тиеш.
Пенсия фонды тарафыннан да мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата зур игътибар бирелә. Пенсия фондына гаризаны өйдән чыгып тормыйча гына Интернет аша язып җибәрү, шул юл белән башка мәсьәләләрне дә чишү, телефоннан шалтыратып алдан чиратка язылып кую мөмкинлекләре барлыкка килгән.
— Өченче буын университеты булдырылды. Теләге булган һәр пенсионер яки инвалид бушлай компьютерда эшләргә өйрәнә ала. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше, туган як тарихы, хокук белемнәре нигезләре буенча курслар да ачылды. Бушлай юридик ярдәм дә күрсәтелә, — диде Рузия Нурмөхәммәтова.
Авылларда медицина ярдәме күрсәтү, төрле авырулар буенча бушлай дарулар бирү турында да сүз алып барылды.
— Үзәк даруханә хәзер ял көннәрсез эшләячәк, — диде Лилия Хәкимова. — Шулай ук Яңа Кенәр, Шушмабаш даруханәләреннән дә бушлай рецепт белән дарулар алып булачак.
Сөйләшү эшлекле шартларда барды. Сораулар да күп булды, тәкъдимнәр дә яңгырады. Һәр яңалык түгәрәк өстәлдә катнашучыларда кызыксыну уятты. Соңыннан сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International