Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Менә шундый алар, безнең якташлар!^
2014 елның 5 декабре, җомга
Менә шундый алар, безнең якташлар!^
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан безнең районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары турында иң мәгълүматлы кешеләрнең берсе булган Луиза апа Садыйкова белән әңгәмә корып алдык. Ул аларның өчесе белән үзе очрашкан, һәрберсе турында озаклап сөйли ала.
— Түбән Оры балаларын Мәскәүгә Гатаулла Салихов (ул шушы авылдан) янына алып бардым. Аның якташларын күреп шатлануы, балаларның бәхетле йөзләре бүген дә күз алдында тора, — ди ул.
Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин “Северный” совхозында директор булып эшләгәндә Шекәдә район пионер лагере ачалар. Луиза апа ул елларда пионервожатый була.
Ә инде Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин аңа бигрәк тә якын. Луиза апаның әтисе Сабир Садыйков Иске Кишеттә җидееллык мәктәпнең беренче директоры булган. Луиза Садыйкова Гани Сафиуллин исемендәге дружина булдыра, 1964 елда Герой туган авылына кайта, укучылар, авылдашлары белән очраша.
Мәктәптә Гани Сафиуллин исемендәге дружина бүген дә бар. Музейда аның турында шактый мәгълүмат тупланган. Киләсе елда мәктәп ныклап төзекләндерелгәннән соң музейга иркенрәк урын бирмәсләрме дип тә өметләнәләр.
— Мин сугышта катнашкан һәркемне Герой дип исәплим, — ди Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рөстәм Гомәров. — Ә Гани Сафиуллин татар Советлар Союзы Геройлары арасында аерым урын тота. Үзенең истәлекләрендә маршал Г.Жуков та аны бик җылы итеп искә ала. Алар истәлеген саклау — безнең бурыч.
Иске Кишеттән ерак түгел урнашкан Симетбаш авылында туып–үскән “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин да, аның урынбасары Рөстәм Гомәров та элеккеге хәрбиләр, офицерлар. Лотфулла Нурислам улы республикада, районда бик күп игелекле эшләр башкара. Әле менә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барган көннәрдә дә нинди игелекле гамәлләр эшләп була икән дип йөри ул. Бу юлы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинны биргән Иске Кишет авылына да чират җитте. Башта ул 1962 елдан бирле алыштырылмаган агач баганаларга, чокыр–чакырлы урамнарга гаҗәпләнеп авылны әйләнеп чыга. Геройны хәтерләткән бернәрсә юклыгы гаҗәпләнүне тагын да арттыра.
Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов Иске Кишеткә юл тотканчы мәктәпкә алып керде.
— Быел Лотфулла Нурисламович мәктәпнең ашханәсен ремонтлаттырды, шундый әйбәт килеп чыкты ул! — диде.
Юлда да сөйләп барды: “Аның ярдәме белән быел Иске Кишеттә бар йортка кабельле телевидение, Интернет, телефон керде. Электр баганалары алыштыру 2015 ел планына кертелгән, дип ишеттек. Гани Сафиуллин яшәгән йортка кадәр таш түшәп бирделәр. Авылда Геройга багышланган нинди мәһабәт мемориаль–һәйкәл барлыкка килде”.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
13
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән.
3 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз