Арчалылар булдыра

2014 елның 12 декабре, җомга
Арчалылар булдыра
Арча Мәдәният йорты быел тагын чыгышлардан шаулап торачак, тамашачыларга кытлык кичермәячәк. Чөнки оешма, предприятие, учреждениеләр арасындагы иҗат концертлары яңадан старт алды. Бу юлы ул “Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлар яшик!” дигән исем астында үтә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Бәйгене беренче булып башлаучыларга авыргарак туры килә, диләр. Әлеге концертлар да үзенә күрә ярыш бит. Тик бу юлы алай булмады. Чыгыш ясаучылары да сәхнәдән төшмәгән, ел да шулай сәнгать өлкәсендә осталыкларын күрсәткән коллективлар иде.
Арча Укучылар сарае коллективы сәхнәгә беренче булып чыкты. Һәр чыгышын тамашачы яратып кабул итте, алкышларга күмде. “Сөембикә” балалар бию төркеме самимилеге белән сокландырса, укытучылар тәкъдим иткән “Чабата” биюе шаянлыгы, матурлыгы белән искиткеч булды. “Бар эшкә дә оста” номинациясендә балаларныавиамодельләштерү эшенә өйрәткән Руслан Сөнгатуллин иҗаты белән таныштык. Аның балалар белән берлектә ясаган очкычлары сәхнәдә биеде, очып йөрде.Мондый әйберне әлегә кадәр Арча сәхнәсендә күргән юк иде әле. Чын мәгънәсендә Арча Кулибины икән бит ул. Болардан тыш хор, вокал трио, гаилә ансамбле чыгышлары, Дамир Таҗиевның өздереп гармунда уйнавы — бар да күңелле һәм уңышлы чыкты. Сугыш чорында балалар язмышын чагылдырган “Куркыныч әкият” әдәби-музыкаль композициясен тамашачы тын калып карады.
Арча сәнгать мәктәбе коллективы турында бу өлкәдә җиде пот тоз ашаган, дияргә була. Чөнки алар музыка белгечләре генә түгел, ә балаларны сәнгать дөньясына алып керүчеләр. Шуңа тамашачы алардан музыкаль белемле, һәр яктан уйланылган, яхшы чыгышлар көтте. Һәм ялгышмады. Һәр номер алкышлар яулады. Харисовлар гаилә ансамбле, “Мирас” гармунчылар ансамбле, вокал трио, хор чыгышлары, бию, җыр — бар да, заманча итеп әйткәндә,“супер” иде. Нияз Миңнемуллин иҗаты белән дә кызыклы итеп таныштырдылар. Әдәби-музыкаль композиция дә сугышның күп мизгелләрен чагылдырды.
Тик концертларны караганнан соң, башта бер-ике фикер туды.Читтән өйрәтеп торуы җиңел, дип әйтерсез, беләм. Тик колак салу, бәлкем, зыян итмәс. Беренчедән, әдәби-музыкаль композиция белән артык нык мавыгып китмәскә, билгеләнгән вакыттан чыкмаска иде. Яңадан бүгенгә кайтып, концертка “кереп” китүе тамашачы өчен дә, сәхнәдәгеләр өчен дә авыр. Бәлкем, башка коллективлар тагын да кызыклырак, оригинальрәк вариантлар табар? Дистә-ләгән куплет шигырь уку туйдыра да, үзешчәннәр куйган зур хезмәтнең тәмен дә җуйдыра. Аннан нигә “плюска” җырларга? Халыкка “тере” тавыш кирәк бит. “Голос” тапшыруының ни өчен рейтингы зур, дип уйлыйсыз? Артист-ларның “плюска” җырлап, тамашачыны “алдавы” да бик җиткән. Монысы инде оештыручылар колагына. Бәлкем, мин ялгышамдыр?
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International