Илһам Шакиров — Арча Боз сарае директоры

2014 елның 12 декабре, җомга
Илһам Шакиров — Арча Боз сарае директоры
Әлеге хәбәрне ишетүгә Боз сараена йөгердек. Ә күңелдә: “Нәкъ кешесен куйганнар!” — дигән шатлыклы халәт.
Чөнки электән беләм, Илһам Мәхмүтович яшьләрне ярата, алар белән уртак тел таба, сөйләшә белә, юл чатында калганнарны, начар гадәтләргә бирешкәннәрне үзләренә шөгыль, тормыштан ямь табарга өйрәтә. “Яшьләр начар түгел! — ди зур тормыш тәҗрибәсе туплаган педагог. — Киресенчә, алар кызыксынучан, куркусызлар, күп беләләр”. Моңарчы ул Казанбаш мәктәбе җитәкчесе булып эшләде. Арчада Боз сарае төзелүенә бик сөенә. “Район халкы өчен менә дигән бүләк бу!” — ди.
Боз сараенда соңгы эшләр бара. Безнең хоккейчылар күрше районнардагы Боз сарайларына кызыгып көрсенсә, бүген бигрәк тә алар сөенә. Кызыгырлык нәрсәләр күп әле монда. Алар турында Боз сарае ачылганда тулырак сөйләрбез. Ул бәхетле көнгә күп калмады, быел ул ачылачак!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International